Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Ислам – тынычлык, татулык, иминлек дине

Нәрсә ул террорчылык? Ислам дине кеше үтерүгә ничек карый? Кемнәр соң алар үзләрен иманлы дип әйтеп, кешеләрне шартлатучылар? Шул сораулар күпләрне борчыйдыр бүген. Террорчылык - дәүләтнең һәм җәмгыятьнең җимерелүенә китерә торган иң зур җинаятьләрнең берсе, кешеләрне куркыту, газаплау булып тора. Бер генә дин дә кешеләргә зыян китерергә, кешене рәнҗетергә, кимсетергә,...

Нәрсә ул террорчылык? Ислам дине кеше үтерүгә ничек карый? Кемнәр соң алар үзләрен иманлы дип әйтеп, кешеләрне шартлатучылар? Шул сораулар күпләрне борчыйдыр бүген.

Террорчылык - дәүләтнең һәм җәмгыятьнең җимерелүенә китерә торган иң зур җинаятьләрнең берсе, кешеләрне куркыту, газаплау булып тора.
Бер генә дин дә кешеләргә зыян китерергә, кешене рәнҗетергә, кимсетергә, үтерергә өндәми. Барча диннәрдә дә бу гамәлләр зур гөнаһ булып санала. Аллаһ Раббыбыз "кешеләрне хисап кылучы Мин", ди һәм беркемнең дә кемнедер кимсетергә, аны җәзаларга хакы юк. Кеше үтерү, газаплау, кимсетү ул - Аллаһы Тәгаләгә, аның хөкемнәренә каршы бару. Беркемнең үз-үзен үтерергә дә хакы юк. Бу эшләрне башкарган бәндә имансыз була һәм аның урыны - Аллаһының мәңгелек газабы.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримнең "Әнгам" сүрәсендә: "Аллаһ дөньяга яраткан бәндәләрне үтермәгез, җәберләмәгез", "Мәйда" сүрәсендә: "Кем дә кем бер кешене дөньяда үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кебек гөнаһлы була", дип кисәтә. Бу аятьләр безгә шушы әшәке эшләрне башкаручының Аллаһыга карышучы икәнлеген аңлата.
Бу хакта сөекле Пәйгамбәребезнең: "Дөньяда яшәгәндә кешеләрне рәнҗетүче, үтерүче һәм үз-үзенә кул салучы җәннәткә кермәс, хәтта җәннәтнең исен дә исни алмас, шушы эшләре өчен мәңгелек газапка дучар булыр", "Кеше үтерүченең тәүбәләре дә кабул ителми" дигән хәдисләре дә бар. Бу хәдисләр әлеге гамәлләрне башкаручыларның Аллаһының ачуына дучар булуын һәм үзен һәлакәт чокырына төшерүен аңлата.
Бүгенге көндә кайбер массакүләм мәгьлүмат чаралары "бу эшләрне мөселманнар башкара" дип хәбәр итә . Тик бу - бик зур ялгышлык, чөнки ул җинаятьчеләр мөселманнарга карата да җинаять кылалар бит. Әле күптән түгел генә Кабардино-Балкария мөфтиенең җинаятьчеләр тарафыннан атып үтерелүе, имамнарга һөҗүм итүләр нәкъ менә шул хакта сөйли. Шул сәбәпле, бу яман эшләрне башкаручылар ниндидер дин вәкиле дип әйтү дөрес түгел.
Ислам дине дә, башка бер генә дин дә җинаять кылырга өндәми. Ислам дине - тынычлык, иминлек, татулык дине һәм һәркемне шушы сыйфатларга ия булырга чакыра. Аллаһ дөрес, тату яшәгәннәрне генә сөя.
Хөрмәтле мөселманнар! Газиз дин кардәшләрем!
Бу фани дөньяга, әлхәмдүлилләһ, Аллаһ барчаларыбызны да иман белән, мөселман итеп яратты һәм Коръән белән нигъмәтләндерде.
Шушы Аллаһының юлы белән барырга тырышыйк, аның хөкемнәрен дөрес аңлыйк, аңламасак, белгәннәрдән сорашыйк.
Кеше рәнҗетүдән сакланыйк. Мөселманнарга да, барча халыкка да зыян китерүдән ерак булыйк. Бу яман эшләрне башкаручыларга да, Аллаһ Раббыбыз тәүфикъ-һидаять биреп, аларны туры юлга бастырса иде. Безгә, барчабызга да, Раббыбыз иман байлыгы биреп, калган тормышыбызны иманлы булып яшәп, дөньядан мәңгелеккә күчкәндә дә иман белән күчеп, шушы дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешергә насыйп әйләсә иде.
Хәлим хәзрәт,
Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев