Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Иң әдәпле, иң инсафлы

Шушы көннәрдә генә Сарман районының Рангазар авылында оештырылган "Шифа" тәрбия-сәламәтләндерү мөселман лагереннан Чишмә егете Әбделмәлик КОРБАНОВ "Иң әдәпле бала" исеменә лаек булып кайтты. Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесендә малайлар арасында I урынны алган Әбделмәликнең республиканың төрле районнарыннан җыелган 80 яшүсмер арасында шундый мәртәбәле исемгә лаек булуына аның әти-әниләре белән...

Шушы көннәрдә генә Сарман районының Рангазар авылында оештырылган "Шифа" тәрбия-сәламәтләндерү мөселман лагереннан Чишмә егете Әбделмәлик КОРБАНОВ "Иң әдәпле бала" исеменә лаек булып кайтты.
Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесендә малайлар арасында I урынны алган Әбделмәликнең республиканың төрле районнарыннан җыелган 80 яшүсмер арасында шундый мәртәбәле исемгә лаек булуына аның әти-әниләре белән бергәләп без дә сөенәбез, әлбәттә. Абделмәликнең "Шифа" лагеренда инде икенче тапкыр ял итүе. "Ел саен безнең мөселман лагерьлары төрле юнәлештә оештырыла. Әйтик, быел беренче смена Коръәнне яттан өйрәнергә теләүче балалар өчен эшләде. Ә аннан соңгы смена "Шифа" дип аталып, тәрбия-сәламәтләндерү чараларына зур игътибар бирелде. Әлеге смена башында "Иң әдәпле бала" бәйгесен игълан иткән идек. Лагерь дәвамында һәр баланың үз-үзен тотышын күзәтеп бардык. Нәтиҗәдә, әлеге исемгә Әбделмәлик лаек дип табылды", - ди лагерь начальнигы Сәет хәзрәт.
Бу исеме белән бергә, бик тә кадерле бүләк тә тапшырылган Абделмәликкә. Бәйгедә җиңгән өчен бирелгән электрон Коръән дини гыйлемнәрен тагын да камилләштерергә ярдәм итәр яшь мөселман кардәшебезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев