Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Изге бәйрәм җитә

Мөселманнар 16 майдан 17 майга каршы кичтә Рәгаиб кичәсен билгеләп үтә. Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич Рәгаиб кичәсе дип атала. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе. Шушы кичтә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.ның атасы - хәзрәте Габдуллаһ белән анасы Әминә беренче тапкыр күрешкән һәм...


Мөселманнар 16 майдан 17 майга каршы кичтә Рәгаиб кичәсен билгеләп үтә.

Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич Рәгаиб кичәсе дип атала. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе. Шушы кичтә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.ның атасы - хәзрәте Габдуллаһ белән анасы Әминә беренче тапкыр күрешкән һәм никахлашкан. Бу кичтә Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына аерым мөлаемлылык күрсәтәдер. Исламда берничә кич аерым билгеләнеп куелган. Аллаһы Тәгалә, Үзенең колларын кызганып, шундый вакытларны бүләк итә - бу вакытларда тәүбәләр, кылган догалар кабул ителер. Мондый кичәләрдә калган намазларны үтәргә, Изге Коръән укырга, тәүбә итәргә, сәдакалар өләшергә, мөселманнарны шатландырырга кирәк. Изге кичәләрдә хөрмәт белән карау һәм гөнаһлар кылмау таләп ителә. Пәйгамбәребез с.г.в. дә: "Биш кичә бар. Ул кичәләрдә кылынган дога кире кайтарылмас. Рәгаиб кичәсе - шуларның берсе. Бу кичәдә кылган гөнаһларыбыздан тәүбә итү, Аллаһыдан гафу сорау; ярлыларга ярдәм итү, сәдәкалар өләшү; догалар белән мәрхүмнәрне искә алу; үзебез, гаиләбез, барча якыннарыбыз өчен хәер-догалар кылу кирәк", - дигән. Рәгаиб кичәсенең кыйммәте турында төрле хәдисләрдә әйтелә. Бервакыт пәйгамбәребез галәйһиссәләм Рәҗәб аеның әһәмияте хакында сөйләгәндә, бер карт кеше үзенең ай буенча ураза тота алмаганын әйтә. Һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм аңа: "Син Рәҗәб аеның беренче, унбишенче һәм соңгы көннәрендә уразада бул. Ай буе ураза тоткан әҗер-савап алырсың. Чөнки савабы ун мәртәбә күбрәк була. Әмма изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичне дә онытма", - дип әйтә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев