Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Иж-Бубый имам-хатибы – солдатлар янында

Бу атнада Иж-Бубый мәчете имам-хатибы Котдус хәзрәт Сәләхиев Пугачеводагы хәрби бүлеккә солдатлар белән очрашуга барды. Пугачево Мәдәният йортына хәзрәт белән очрашуга 30лап солдат килгән иде. Сүз уңаеннан: биредә бүген 150 солдат палаткалы хәрби лагерьда сроклы хезмәт үтә. Егетләр арасында Башкортостаннан, Дагыстаннан, Кабардино-Балкариядән, Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән чакырылучылар бар. Солдатларны Самарадагы...

Бу атнада Иж-Бубый мәчете имам-хатибы Котдус хәзрәт Сәләхиев Пугачеводагы хәрби бүлеккә солдатлар белән очрашуга барды.
Пугачево Мәдәният йортына хәзрәт белән очрашуга 30лап солдат килгән иде. Сүз уңаеннан: биредә бүген 150 солдат палаткалы хәрби лагерьда сроклы хезмәт үтә. Егетләр арасында Башкортостаннан, Дагыстаннан, Кабардино-Балкариядән, Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән чакырылучылар бар. Солдатларны Самарадагы хәрби бүлектән Пугачевога командировкага алып килгәннәр.
- Егетләрнең үтенече буенча узган атнада Кече Пурга районы благочинные Михаил атакай белән очрашу уздырган идек. Солдатлар арасында күңелендә Ислам динен йөртүчеләр дә булганлыктан, бу атнада сезне чакырырга булдык, - диде батальон командиры, майор Канат Мукатов.
Котдус хәзрәт очрашуны Аллаһы Тәгаләне сәламләүдән һәм дога кылудан башлады.
- Дога кылганда Аллаһы Тәгалә безнең кулыбызга рәхмәт тамчысы тамыза. Кул күтәреп кулларыбызны битебезгә тидергәндә, без йөзебезне әнә шул рәхмәт тамчысы белән юабыз. Шуңа күрә дога кылучының йөзе нурлы, матур була. Ә доганы күбрәк кылган саен йөз нурлана гына бара, - дип сөйләде хәзрәт. Аның бу сүзләрен ишеткән солдатлар хәзрәт белән бергә дога кылырга ашыктылар.
Дин әһеле аһәң белән Коръән аятьләре укыганда да бик игътибар белән тыңладылар егетләр. Берничә сүрәне укыганнан соң ул: "Ә сезнең арада яттан берәр сүрәне белүче бармы?" - дип мөрәҗәгать итте. Армия хезмәтенә Пенза өлкәсеннән чакырылган Рамил Салмин "Әлхәм" сүрәсен укыды. Дагыстан егете Магомэдсәит Аухуватов та "Аятел-көрси"не яттан укып күрсәтте.
- Белгән сүрәләрегезне һәрвакыт укып йөрегез. Инде аларын белмисез икән, һичьюгы, "бисмилләһир рахммәәнир-рахиим" дип әйтегез. Йокыдан торгач шушы сүзләрне әйтсәгез, көнегез уңышлы булыр. Эш башлар алдыннан да шул сүзләрне әйтегез. Йокларга да әлеге изге сүзләр белән ятыгыз, - дип киңәш бирде хәзрәт.
Котдус хәзрәтнең изге Коръән турындагы мәгълүматларын да бик кызыксынып тыңладылар солдатлар.
- Коръәндә 114 сүрә, 6666 аять, 79000 сүз, 324000 хәреф бар. "Көн" дигән сүз 30 тапкыр кабатлана. Менә шуннан ни өчен бер айда 30 йә 31 көн икәнлеге аңлашыла. "Ай" сүзе 12 тапкыр язылган. Монысы бер елда 12 ай булуга бәйле. Башка шундый серле яклары да күп Коръәннең. Шуңа изге китапны укырга тырышырга кирәк. Бүген булмаса, иртәгә кулыгызга Коръән алыгыз. Аны уку күңелне тынычландыра, яшәүгә көч өсти. Рус язучылары Александр Пушкин, Лев Тостой, Иван Бунин да Коръән укыганнар, изге китапка багышлап шигырьләр иҗат иткәннәр. Яраткан язучыбыз Габдулла Тукай да Коръәнне яттан белгән, аны елый-елый укыган, - дип сөйләде хәзрәт.
Икенде намазы вакыты кергәч, намазга басты ул. Аннан намаз уку тәртибе белән таныштырды, өйрәнергә теләге булганнарга китаплар бүләк итте.
Котдус хәзрәт дөньядагы диннәр белән дә таныштырды. Төрле дин тотучылар дус-тату яшәргә тиешлеген ассызыклады. Очрашу ахырында солдатлар хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
- Котдус хәзрәтне күргәч, туган авылыма кайтып килгәндәй булдым. Мөхтәрәм авылдашым сөйләгәннәрне дә зур кызыксыну белән тыңладым. Рәхмәт хәзрәткә, - диде Иж-Бубый егете, армия сафларына узган ел көзен чакырылган Альберт Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев