Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Кабергә ташны кайсы якка куярга һәм агачны кайсы якка утыртырга?

Нәрсәне истә тотарга кирәк?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кабергә таш урнаштыру һәм агач утырту тәртибен аңлата. Бу турыда ул Телеграм каналындагы сәхифәсендә сөйли, дип яза Интертат.

Хәзрәткә сорау биргәннәр: «Кабер ташын кайсы якка урнаштырырга һәм, мәсәлән, миләш агачын кайсы якка утыртырга?»

«Безнең туганнарыбыз, якыннарыбыз, танышларыбыз ята торган зиратлар кайда урнашуга карап – шәһәрме ул, авылмы ул – традицияләр төрле булырга мөмкин. Башта, һичшиксез, зират караучысы белән танышыгыз, киңәшегез. Кайдадыр таш куялар, кайдадыр куймыйлар, кайдадыр чардуган куялар, кайдадыр куймыйлар, агачны да кайдадыр утырталар, кайдадыр утыртмыйлар. Ләкин шуны истә тотыгыз: кабер өстендә үсә торган чирәм бөртеге дә мәрхүмнәр өчен зикер әйтеп тора», – ди хәзрәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев