Ислам нуры
Кадер кичәсе җитә
Рамазанның 26, 27нче көннәре, ягъни июньнең 21, 22се - Кадер кичәсе һәм көне.
Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңдерелә башлаган. Кадер кичәсенең Рамазан аенда икәнлеген белсәк тә, аның төгәл көне билгеләнмәгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: «Кадер кичен Рамазанның соңгы ун көне арасыннан, бигрәк тә так санлы кичләреннән эзләгез»,...
Рамазанның 26, 27нче көннәре, ягъни июньнең 21, 22се - Кадер кичәсе һәм көне.
Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңдерелә башлаган. Кадер кичәсенең Рамазан аенда икәнлеген белсәк тә, аның төгәл көне билгеләнмәгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: «Кадер кичен Рамазанның соңгы ун көне арасыннан, бигрәк тә так санлы кичләреннән эзләгез», - дигән.
- Бу кич яшерен калган. Әлеге кичәнең төгәл көнен әйтеп куйсалар, кешеләр шул көнне генә гыйбадәттә булыр иде. Димәк, Рамазанның соңгы ун көнендә һәр төнне гыйбадәттә уздырып, үзебез, якыннарыбыз, дөньябыз-ахирәтебез өчен догалар кылсак, безнең өчен савап‑әҗере дә күбрәк булачак. Шунысы да бар: галимнәр Кадер кичен күп очракта Рамазан аеның 27нче киче дип әйтә. Тагын бер билгесе: бу көнне кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, этләр өрмәс, Кадер кичәсе таңында кояш та ап‑ак булып чыгар. Хәдисләрдән аңлашылганча, Кадер кичендә кешенең бер еллык тәкъдирнамәсе күктән җиргә иңдерелә, ягъни фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Шуңа да, үзебезгә бер еллык күркәм тәкъдир иңсен өчен, бу төнгә игътибарлы булырга тиешбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев