Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Кәбисә елы белән бәйле хорафатларга ышаныргамы?

Сорауга Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин җавап бирә.

Билгеле булганча, 2020 ел – Кәбисә елы. Әлеге ел белән бәйле рәвештә халык арасында күптөрле хорафатлар яши. Кемдер Кәбисә елында яңа эш башларга ярамый, өйләнешү исә бәхетсезлеккә китерә, дип саный. Боларга ышаныргамы, юкмы? Дин әһеленнән җавап ишетәсе килә.

А.Саматов, Әгерҗе.

Сорауга Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин җавап бирә:

- Февраль ае дүрт елга бер тапкыр 29 көннән килгән елларны Кәбисә елы дип атыйлар. Кәбисә ул – гарәп сүзе, “өстәлгән” дигән мәгънәне аңлата. Әлеге елның дингә, кешенең яшәешенә, шул исәптән никахлар укыту, яңа эш башлауга да бернинди катнашы юк. Кәбисә ул - гадәти ел, анда гадәти ай һәм көннәр. Шуңа күрә кеше, төрле ырымнарга, уйдырмаларга ышанып, үзен-үзе газапламасын иде. Кәбисә елы дип никах укытмау, яисә эшкә урнашмый тору бернинди кысаларга да сыймый. Аллаһы Тәгалә - һәрнәрсәне үзе бар итүче, ризыкландыручы, хәерлесен бирүче. Аннан узып берни эшләп булмый. Барысы да Аллаһы Тәгаләдән икәнен бәндәләр онытмасыннар иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев