Кемнәргә ураза тотмаска рөхсәт ителә?
Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков ураза тотмаска рөхсәт ителгән кешеләрне атады
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков ураза тотмаска рөхсәт ителгән кешеләрне атады.
«Кеше үзенең авылы, шәһәреннән 100 километр еракка китә икән, ул сәфәрдә булып санала. Ә сәфәрдәге кешегә уразаны тотмаска рөхсәт ителә. Бу вакытта ул бурычын башка көндә тотарга тиеш була. Җиңел булса, уразаны сәфәрдә дә тотарга мөмкин. Шулай ук авырып китүчеләр чирләгән көннәрендә уразаны калдырып тора ала. Алар да бүтән көннәрдә тотып бетерә», — диде ул.
Өченче төркемгә уразаны сәламәтлекләре аркасында бөтенләй дә тота алмаган кешеләр керә.
«Сәламәтлекләре буенча уразаны һич тә тота алмаган һәм киләчәктә дә тота алмаячак кешеләр дә бар. Алар фидия сәдакасын бирә. Фитыр сәдакасы шикелле үк ул да фәкыйрьләргә тапшырыла», — диде хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев