"Хәсән" мәчете: Тарих битләреннән
Аллаһ йортында беренче җомга намазы 1994 елда укыла
Гыйбадәт йортына “Йә, Раббым, миңа Рәхмәт ишекләреңне ач һәм Рәхмәт хәзинәләреңне чәч“ диеп аяк басу белән үзгә дөньяга чумасың, мәшәкатьләр онытыла, җаныңа тынычлык иңә. Матур гөлләр үсеп утырган “Хәсән“ мәчетендә дә – шундый мохит.
Әгерҗенең түбән өлешендә мәчетне төзү инициативасы белән чыккан төркем җитәкчесе һәм беренче имамы булган шәһәрдәшебез Хәсән хәзрәт Исмәгыйлев хөрмәтенә аның исемен йөртүче Аллаһ йортында беренче җомга намазы 1994 елда укыла. Шул вакыттан башлап бай иманлы шәһәрдәшләребез мәчет сукмагына тузан төшерми.
“Хәсән“ мәчете ачылуының беренче көненнән үк Аллаһ йортында Ислам дине нигезләре, гарәп графикасы өйрәтәләр. Ул чорда биредә белем алучы шәкертләр Казанның Кол Шәриф һәм Мәрҗәни мәчет ләрендә оештырылган “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре“, Чаллының Ак мәчетендә узган дәрәҗәле бәйгеләрдә призлы урыннар яулап кайталар. Гөлсәрия абыстай Ханнанова һәм аның кебек дини гыйлем биргән дин кардәшләрен зур хөрмәт белән искә алалар биредә. Соңгы елларда мөгаллимәләр Фәния Вәлиева, Гөлнәзирә Шәрәфетдинова дини гыйлем бирәләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев