Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Кодаш авылында корбан ашы узды

Кырыктан артык кеше катнашты

Безнең Кодаш авылы мәчетендә ел саен зурлап корбан ашы уздырыла. Быелгысында да кырыктан артык кардәшебез катнашты. 

Корбан гаете көннәрендә мәчетебездә дин кардәшебез, сугыш һәм хезмәт ветераны Илдархан ага Габдрахманов исеменнән корбан чалынган иде. Илдархан абый – халыкны дин юлына өндәүдә, мәчетләребезне торгызуда башлап йөргән мөхтәрәм кардәшләребезнең берсе. Корбан ашы барышында да аның исеме күп тапкырлар телгә алынып, рухына догалар укып җиткерелде. 

Мәчетебез имамы Миннефлүр хәзрәт Шакиров, имамлык вазифаларын башкаручы Әнис хәзрәт Галиуллин, Ижаудан кайткан Фәрит хәзрәт Хәмидуллин тарафыннан укылган догалар, Коръән аятьләре, сөйләнгән тәрбияви вәгазьләр күңелебезгә бик тә хуш килде. 2006 елда мәчетебез ачылганнан соң аның белән җитәкчелек иткән Фәрит хаҗи хәзрәтнең дә ашка кайтуы нур өстенә нур булды. Гомумән, мәҗлестә читтә яшәүче якташларыбыз да байтак иде. Авыл җитәкчеләренең катнашуына да бик сөендек. 

Җәмәгать белән укылган намаз, кылынган догалар – болар барысы да күңелебезгә хуш килеп, иманыбыз тагын да ныгуга сәбәпче булды. Алдагы елларда да изге бәйрәмебезне күрергә язсын, дигән изге теләк белән таралыштык.   

Гөлнар СӘЛӘХИЕВА.
Кодаш авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев