Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячагын әйттеләр

Быел 9 июль шимбәгә туры килә

Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак. Татарстанлыларның бәйрәм алдыннан ничек эшләячәкләре турында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза «Татар-информ».

«Татарстан Президенты Указы нигезендә, 9 нчы июль — Корбан бәйрәме башлану — эшләми торган, бәйрәм көн булып санала. Быел 9 июль шимбәгә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми», — дип белдергәннәр ведомствода.

Әмма бу атна ахырында татарстанлыларны кыска эш көне көтә. Россия Хезмәт кодексы нигезендә, 8 июльдә-җомга көнне эш көне озынлыгы бер сәгатькә кимрәк булачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев