Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Корбан бәйрәмендә нинди гамәлләр хәерле?

Бу хакта Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН сөйли

20 июльдә – Корбан гаете. Аннан бер көн кала, Гарәфә көнне, ураза тоту хәерле. Ураза тотучыларның ике еллык гөнаһлары кичерелә.

Корбан бәйрәмен каршы алганда тагын нинди гамәлләр башкару хәерле? Бу хакта Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН (рәсемдә) сөйли.

– 36 мең сум артык (ирекле акчасы) булган кешегә корбан чалу тиеш. Бу очракта коммуналь түләүләрдән, әҗәтләрдән, кредитлардан соң артык калган акча турында сүз бара.

Корбанга сарык, кәҗә, тәкә, сыер, үгез, дөя чалырга ярый. Сарык белән кәҗәгә бер, сыер һәм үгезгә ике, дөягә биш яшь тулган булырга тиеш. Сарык, тәкә зур гәүдәле булганда, ярты яшьлек тә ярый. Хайванның сәламәт булуы кирәк. Ягъни сукыр, аксак, арык, тешсез, койрыксыз, колаксыз, авыру малны чалу дөрес түгел. Ул шулай ук нәҗескә буялмаска тиеш.

Малны алдан алып куярга дигән шарт юк. Мөмкинлеге булган кеше, әлбәттә, өй шартларында малны берничә көн ашатса, яхшы.

Корбан ите өч өлешкә бүленә: үз гаиләңә, туганнарыңа йә аларны җыеп мәҗлес уздыруга, мохтаҗларга. Үзең мохтаҗ булган очракта тулысы белән гаиләгә калдыру да дөрес була. Мөгезле терлек яки дөя чалына икән, аны бер кеше исеменнән дә, җиде кеше исеменнән дә чалырга була. Ләкин ничә кеше катнашса да, барысының да нияте корбанга чалу булырга тиеш, алтысы – корбан дип, берсе – ит өчен генә дип чала икән, корбан кабул булмый.

Берәү исеменнән чалынган корбанның да әҗер савапларын гаиләдә башка кешеләргә, әти­әниләргә, вафат булган әби­бабайлар исеменә багышларга була.

Хайванның тиресен “бисмиллаһ” әйтеп күмү хәерле. Сөякләрен, калдыкларын (эчәге) да шулай эшләргә мөмкин. Сөякләрен эткә бирергә дә ярый.

Бәйрәм намазына килгәндә, Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын кояш чыгып 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. 20 июль көнне бездә кояш 03.07 сәгатьтә чыга. Бәйрәм көне килеп җиткәндә, Гает намазы вакыты турында тагын бер хәбәр итәрбез әле. Гает намазыннан соң Коръән укып дога кылына һәм корбан чалулар башлана. Корбан гаетенә мәчеткә ашамый килү хәерле. Бу көнне чалынган корбан итеннән авыз итү саваплы. Корбан чалынмаса, гадәти бәйрәм табыны әзерләнә. Бу көнне балаларны, якыннарны сөендерү хәерле гамәлләрдән санала.

Безнең районда аерым корбанлык сату һәм чалдыру урыннары юк. Шулай да әгәр кемдер үзе катнашыннан башка гына корбан чалдыртырга тели икән, 89872930463 телефоны буенча миңа мөрәҗәгать итә ала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев