Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Корбан чалу кемнәргә тиешле?

Корбан чалу 51 мең акчасы – нисабы булган балигъ, сәфәрдә булмаган һәр мөселман кешесе өчен тиешле

Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел Корбан бәйрәме 16 июньгә туры килә. Шул уңайдан район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНга мөрәҗәгать итеп, газета укучыларыбызны кызыксындырган сорауларны җиткердек.

– Корбан чалу кемнәргә тиешле?

– Корбан чалу 51 мең акчасы – нисабы булган балигъ, сәфәрдә булмаган һәр мөселман кешесе өчен тиешле. Мәсәлән, гаиләдә хатыны белән иренең һәркайсының шәхси акчалары 51 мең сумнан артып китә икән, икесенә дә корбан чалырга кирәк була.

Кайберәүләрдән: «Без инде чалдык, бүтән чалмыйбыз», «Ике елга бер генә чалырга да ярый», «Гаилә исеменнән чалдык», – дигән сүзләр ишетергә була. Бу дөрес түгел. Корбан чалу – һәр кеше өчен ел саен аерым үтәлә торган гамәл ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев