Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Корбан гаете сәгать ничәдә башлана?

Быел нисаб күләме 36 мең сумны тәшкил итә

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2021 елның 20 июленә туры килә. Татарстан Диния нәзарәте гает уздыру тәртипләрен аңлатты.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 36 мең сумны тәшкил итә.

Корбан нисабының күләме – 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Россия Үзәк банкы мәгълүматы буенча, 19 июнь көненә 1 грамм көмеш бәясе 61,27 сум тора.

Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 20 июль көнне кояш башкалабыз Казанда 03.27 сәгатьтә, Актанышта 03.07 сәгатьтә, Иске Чүпрәледә 03.39 сәгатьтә чыга. Шуңа кояш чыгу вакытларына игътибарлы булу сорала!). 

Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

02.30 – иртәнге намаз;
02.45-03.30 – Коръән укылу;
03.30-04.00 – гает вәгазе укылу;
04.00 – гает намазын уку;
04.05 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
04.30 – корбан чала башлау. 

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев