Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Корбан гаете уңаеннан районда бәйрәм чаралары узачак

Бәйрәм чараларында гаиләләр белән катнашырга чакырабыз

– Быел Корбан бәйрәме уңаеннан нинди чаралар уздыру ниятләнә?  Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН җавабы:

– Иң элек, шуны әйтү кирәк: Корбан бәйрәме көннәрендә һәр йортта бәйрәм рухы хакимлек итсен иде. Бу көннәрдә бер­-береңә кунакка йөрешү, бүләкләр бирешү, якыннарның хәлен белү күркәм гамәлләрдән санала. Изге бәйрәм уңаеннан 22 июнь көнне 16 сәгатьтә Әгерҗенең “Яшьлек” паркында чара уздырырга ниятләп торабыз. Шундый ук бәйрәм Ямурза авылында да узачак.

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгәнчә, елыбыз Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы буларак уза. Шуңа бәйрәм чараларында да гаиләләр белән катнашырга чакырабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев