Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Зөлхиҗҗә аена аяк бастык. Аның беренче ункөнлеге елның иң бәрәкәтле, хәерле көннәре булып тора. Гыйбадәтнең анасы Зөлхиҗҗәнең беренче ункөнлегендә Ислам диненең нигезе булган биш гыйбадәт (иман китерү, намаз, зәкят, ураза, хаҗ) берләшә. Шуңа күрә бу көннәрне "гыйбадәтнең анасы" дип атау да дөрес булыр. Аллаһыга якынаю ниятеннән мөмкинлекләре булган кардәшләребез хаҗ...

Зөлхиҗҗә аена аяк бастык. Аның беренче ункөнлеге елның иң бәрәкәтле, хәерле көннәре булып тора.
Гыйбадәтнең анасы

Зөлхиҗҗәнең беренче ункөнлегендә Ислам диненең нигезе булган биш гыйбадәт (иман китерү, намаз, зәкят, ураза, хаҗ) берләшә. Шуңа күрә бу көннәрне "гыйбадәтнең анасы" дип атау да дөрес булыр.
Аллаһыга якынаю ниятеннән мөмкинлекләре булган кардәшләребез хаҗ сәфәренә кузгалдылар. Алар бу көннәрдә Мина һәм Мөздәлифә үзәнлекләрендә төн кунып, төннәрен дә гыйбадәттә, Аллаһыга ялварып уздыралар. Аннан Гарәфә тавына барып дога кылалар. Гарәфә тавында кылынган дога кабул булмый калмый. Ә без, изге хаҗ сәфәренә бармаучылар, бу көннәребезне ничек уздырырга тиеш соң? Нәфел (мәҗбүри булмаган) уразалары тотарга, намазларыбызны калдырмаска, зәкят бирергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, күбрәк изге гамәлләр кылырга, гөнаһларыбызны ярлыкавын сорап Аллаһы Тәгаләгә ялварырга тиеш. "Колым миңа якынаюын нәфел гыйбадәтләре аша белдерә", - ди Раббыбыз. Аллаһыга якынаю турында кем генә хыялланмый да, кем генә моны теләми икән?!
Бергә укылган намаз саваплырак
25 октябрьдә - КОРБАН ГАЕТЕ. Бу көнне күңелендә иман нуры булган һәр мөселман кардәшебез госелләнеп, чиста, матур киемнәрен килеп, тәкбир әйтә-әйтә гает намазына бара. Мәчеткә бер юл белән барып, икенче юл белән кайту аеруча саваплы. Чөнки гыйбадәт кылырга бару юлы никадәр озынрак булса, шуның кадәр саваплырак. Гает намазы 7 сәгать 30 минутта укылачак, аңа кадәр Коръәннән аятьләр укыла, тәрбияви вәгазь сөйләнә, тәкъбирләр әйтелә. Җәмәгать белән укылган намазның савабы күбрәк икәнлеген истә тотып, бу көнне мәчетләребезгә барыйк.
Корбан чалу тарихы
Гает намазыннан соң корбан чалу башлана. Корбан чалу өч көн дәвам итә һәм өченче көнне кояш баеганчы чалырга ярый. Корбан чалу тарихы Ибраһим (г.в.с.) заманына барып тоташа. Аллаһы Тәгалә бу изге бәндәгә сынау җибәрә: үзенең Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгын раслар өчен улы Исмәгыйльне корбан итеп чалырга куша. Ибраһим (г.в.с.) Раббысының бу әмерен үтәргә карар кыла. Тик соңгы мизгелдә Аллаһ корбан итеп чалырга бәрән бирә. Менә шул вакытлардан бирле корбан чалу йоласы яшәп килә. Бу көнне мөмкинлеге булган һәркем корбан чалырга тиеш. Бу Аллаһы Тәгаләгә якынаюыбызны аңлата. Корбанлык ите өч өлешкә бүленә: аның бер өлеше мохтаҗларга, икенчесе туганнарга таратыла, өченче өлеше үзебезгә калдырыла. Кунак җыеп аш уздырган очракта ике өлешен үзебезгә калдыру да дөрес.
Бәйрәм белән!
Корбан гаетен зурлап билгеләп үтү Пәйгамбәребез заманнарыннан ук килә. Бу көннәрдә һәр йортта камыр ризыклары әзерләнә, туганнар, күршеләр бәйрәм табынына чакырыла. Шулай ук гаилә әгъзаләрен, бигрәк тә балаларны, бүләкләр биреп сөендерү дә саваплы. Быел да күп кенә кардәшләребез корбан чалып, мәхәллә мөселманнарын мәҗлескә чакырырга ниятләп торалар. Ниятләре кабул булса иде.
Кардәшләребезне изге бәйрәм белән котлап, көннәребезнең имин, елларыбызның тыныч булуын телим. Балаларыбызның, оныкларыбызның игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләребезне кабул кылсын. Амин.
Хәлим хәзрәт,
Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев