Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Корбанлыкны гаилә исеменнән чалу дөресме?

Корбан чалу – ул шәхси гыйбадәт

Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша.

Быел Корбан бәйрәме 16 июньгә туры килә. Шул уңайдан район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНга мөрәҗәгать итеп, газета укучыларыбызны кызыксындырган сорауларны җиткердек.

– Корбанлыкны гаилә исеменнән чалу дөресме?

– Безнең җирлектә кабул ителгән Хәнәфи мәзхәбе нигезендә корбан чалу – ул шәхси гыйбадәт. Кемнәр өчен корбан чалу тиешле саналса, ул кешеләр корбанны үзләре чала яки башка кешедән чалдыра. Ә менә корбанны чалганнан соң гаилә башлыгы “чалган корбанның әҗер­савабы гаиләмә дә булсын” дип сорый ала.

Кемнеңдер үзеннән тыш баласы, хатыны, оныгына атап корбан чаласы килә икән, моны да башкарырга мөмкин. Әмма иң элек үз өстеңдәге бурычны үтәү кирәк. Мәет исеменнән корбан чалу да дөрес була. Бу очракта “чалган малның савабы фәлән кешегә булсын” дип дога кылу тиешле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев