Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Коръән ашларын кафеларда, мәчетләрдә уздыру “мода”га керде.. акчаңны түлисең дә, мәшәкате юк..

Хәзер заман башка, чор башка диярләр

Безнең әбиләр, әниләр Коръән ашларына, мәрхүм якыннарыбызны искә алу, ифтар мәҗлесләренә берәр атна алдан хәстәрләнә башлыйлар, күңел җылысын кушып, бисмилла әйтеп, кунак табынына ризык әзерлиләр иде. Ә хәзер...

Минем фикер белән килешмәүчеләр дә булыр. Хәзер заман башка, чор башка диярләр. Әнкәйләр заманында өйләр  кечкенә булса да, күңелең киң булсын дип, шунда түбәтәйле бабайларны, ак яулыклы әбиләрне ифтарга җыялар, дога кылалар, рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар иде. Шөкер, хәзер дә ифтар мәҗлесләре уздыручылар күп. Күбесе мәһабәт зур йортларда яшиләр.

Әмма Коръән ашларын кафеларда, мәчетләрдә уздыру “мода”га керде. Акчаңны түлисең дә, мәшәкате юк. Гаеп итеп әйтүем түгел. Әмма үз өеңдә, кунакларны күңел җылысын кушып, үзең әзерләгән ризыгың белән сыйлап, йортыңа, әрвахларыбыз рухына дога кылып уздырган мәҗлесләргә җитми инде, җәмәгать.

Ничектер икенче төрле җылы уза өйдәге ифтар ашлары. Күңелгә дә рәхәт була. Хуҗабикә әзерләгән табын артында якыннарны, кордашларны, авылдашларны искә алып, рәхәтләнеп сөйләшеп утыруларга ни җитә?!  Оныклар колагына да яхшы сүз керә.  

Мулла абзый йә абыстай сабыйның башыннан сыйпап, аркасыннан сөеп, аның белән балалар телендә сөйләшеп алса да,  оныклар күңеленә тәүге игелек орлыгы салына дип уйлыйм. Кайбер танышларым: “Өйгә чакырып мәшәкатьләнеп ятмыйм әле. Мәчеттә дә, кафеларда да бик шәп әзерлиләр хәзер”, – дисәләр дә, моның белән килешмим. Үз йортыңда ихлас күңелдән дини мәҗлесләр уздыруны һич тә мәшәкатькә санамыйм. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Нәсимә ХӘКИМОВА.
Әгерҗе шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев