Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Коръән укыган кешене тыңлаганда сөйләшергә ярыймы?

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналында Коръәни Кәримне укыганда эчке (кальби) әдәпләр турында аңлата

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдәрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналында Коръәни Кәримне укыганда эчке (кальби) әдәпләр турында аңлата.

1. Коръәни Кәримне бирелеп уку, мәгънәсенә төшенергә тырышу, фикерләп уку һәм гамәл кылырга тырышу.

Раббыбыз Аллаһы Үзенең Изге Китабында болай дип әйтә: «[Коръәни Кәрим] Мөбарәк бер Китап ки, аны сиңа алар аның аятьләре хакында уйласыннар һәм [нәфесләренең бозык теләкләреннән арынган] аек акылга ия булганнар үгетләнсен дип иңдердек». «Сад», 38:29

2. Коръәни Кәримне укыганда, аның кеше сүзе түгел, Аллаһы Сүзе икәнлеген истә тотып уку.

3. Коръәни Кәримнең төп максатын белеп уку, ягъни бу Китап савапка ирешү һәм гыйбрәт өчен укыла.

4. «Мин инде Коръәни Кәримне шәп укыйм», – дип масаймау, тәкәбберләнмәү, бәлки, киресенчә, түбәнчелек белән укып, нәфесеңне тәрбияләү.

5. Коръәни Кәримне укыган кешене тыңлаганда яисә ишеткәндә, сөйләшмәү, игътибар белән тыңлап, калеб белән фикерләү.

Коръәни Кәримдә Хак Тәгалә болай дип әйтә: «Коръән укылган чакта, аны тыңлагыз һәм дәшми торыгыз, – бәлки, сез [Аллаһы тарафыннан] рәхмәт ителерсез». «Әл-Әгъраф / Киртәләр», 7:204

6. Коръәннән булдыра алган хәтле ятлау һәм ятлаганын онытудан саклану, чөнки Коръәни Кәримне ятлау – сөннәт гамәл, ә ятлаганыңны онытмау – вәҗиб.

7. Коръәни Кәримне укыганнан соң дога кылу.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев