Красный борда мәчет ачылды
Красный борда күптән көтелгән вакыйга - мәчет ачылды. - Без бу көнне биш ел көттек. Мәчетебезне төзүгә бик күпләр үз өлешен кертте. Аларга Аллаһының рәхмәте булсын, - диде изге йортны төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Рәшит ага Мөхәммәтдинов. Башкаларны атамасак та, мәчетне төзүгә халыктан сәдака җыеп 256 мең сум акча тапшырган...
Красный борда күптән көтелгән вакыйга - мәчет ачылды.
- Без бу көнне биш ел көттек. Мәчетебезне төзүгә бик күпләр үз өлешен кертте. Аларга Аллаһының рәхмәте булсын, - диде изге йортны төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Рәшит ага Мөхәммәтдинов. Башкаларны атамасак та, мәчетне төзүгә халыктан сәдака җыеп 256 мең сум акча тапшырган 90 яшьлек Саҗидә әби Галимованың исемен телгә алмау дөрес булмас. Саҗидә әби Әгерҗенең "Нур" мәчетен һәм мәдрәсәсен төзегәндә дә халыктан бик күп хәер-сәдака җыеп тапшырган иде.
Красный борлыларның шатлыгын уртаклашырга Менделеев районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин һәм башка дин әһелләре килгән иде. Район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов мәчетне төзүгә өлеш керткәннәргә Рәхмәт хатлары, ә район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин бүләкләр тапшырдылар.
- Красный бордагы мәчет - районда исәп буенча утыз өченчесе. Тик мәчетне ачу белән генә түгел, анда йөрергә кирәк. Бу авылда да мәчет буш тормас дип ышанабыз, - диде Мөхәммәтазат хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев