Кырынды мәчетендә мәүлед бәйрәме узды
Кырындыга барган саен мәхәллә халкының оешканлыгына, дуслыгына сокланып кайтам. Элеккеге хезмәттәшләрем - ике хаҗия - Гүзәл Ханнанова һәм Гөлирә Галиева белән Кырынды мәчетендә мәүлед мәҗлесендә катнаштык. Ә Төрдәле мәчетендә мөгаллимә Илсөяр Зарипова җитәкчелегендә мәүлед ашы уздырылган иде. "Мәүлүдүн нәби" - татар теле укытучысы Рәмзия Гайнетдинова Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туу тарихын, тормыш...
Кырындыга барган саен мәхәллә халкының оешканлыгына, дуслыгына сокланып кайтам.
Элеккеге хезмәттәшләрем - ике хаҗия - Гүзәл Ханнанова һәм Гөлирә Галиева белән Кырынды мәчетендә мәүлед мәҗлесендә катнаштык. Ә Төрдәле мәчетендә мөгаллимә Илсөяр Зарипова җитәкчелегендә мәүлед ашы уздырылган иде.
"Мәүлүдүн нәби" - татар теле укытучысы Рәмзия Гайнетдинова Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туу тарихын, тормыш юлын тәфсилләп аңлатты, бигрәк тә аның кешелек сыйфатларын, гүзәл әхлагын: олысын да, кечесен дә ихтирам итүен, юмартлыгын, сабырлыгын үрнәкләр китереп сөйләде. Авыл халкына күп еллар Ислам дине нигезләрен өйрәтүче мөгаллимәләр Рәйсә Кәримуллина һәм Мәгъфия Хаҗиевалар Мөхәммәд (г.г.в.)нең тормышы буенча викторина сораулары әзерләгән иде. Бәйгедә олы яшьтәге әбиләрнең дә төгәл җавапларын ишетү бик күркәм булды.
Кадыбаш авылында тугыз балалы гаиләдә үсеп, 1968 елда Кырындыга килен булып төшкән Гөлнур Дәүләтшина авылның иң оста мөнәҗәтчесе булуын бу юлы да раслады. Күңелләргә үтеп керүче моңлы тавышлы Гөлнур ханым әйтүенчә, беренче мөнәҗәтләрне Кадыбашта курайчы әбидән өйрәнеп калган икән.
Озак еллар район сәхнәсендә дан тоткан озын толымлы, көчле тавышлы җырчы Рәзилә Бикташеваны күпләр хәтерлидер. Хәзер ул үз мәкаме булган оста мөнәҗәтче. Аннан осталыгы белән элекке мәдәният хезмәткәре Илүзә Миннәхмәтова да калышмый. Элекке балалар бакчасы мөдире Салисә Гатауллина һәм китапханәче Сәүдә Мөхәммәтовалар дуэты да күңелгә ятышлы булды. Гомумән, яшьрәк ханымнар авылда өлкән мөнәҗәтчеләргә лаеклы алмаш үсүен күрсәтте.
Мәҗлесне Рәйсә абыстай Кәримуллинаның Коръәннән сүрәләр укып дәвам итүе нур өстенә нур булды. Ә инде Пәйгамбәребезне олылап күмәкләп салават әйткәндә мәчет эчләре яктырып киткәндәй булды. Хәдистә дә бит: " Берәр мәчеттә яисә өйдә Мөхәммәд (с.г.в.)не зурлап салаватлар әйтелсә, шул урынның халкына фәрештәләр үзләре салават әйтерләр һәм алардан Аллаһ разый булыр", - диелгән.
Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев