Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Кырынды авылы мәчетенә - 30 ел

Әлеге Аллаһ йортында бик күркәм чара узды

Кырынды авылы мәчетенең 30 еллыгы уңаеннан әлеге Аллаһ йортында бик күркәм чара узды.

Чарада мәчетне төзүдә башлап йөрүчеләр һәм аларның туганнары, якыннары, халыкны дингә тартуда хезмәт куючылар һәм аларның дәвамчылары, авыл халкы катнашты. Тирә-як авыллардан, Әгерҗедән килүчеләр, читтән кайтучылар да бар иде. Бәйрәмдә катнашучыларны район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин сәламләп, Коръәннән аятьләр укып җиткерде. Аның мәчет төзүнең, Аллаһ йортына йөрүнең савабы турындагы вәгазе дә бик үтемле булды.

Кырынды мәчете имамы Рафис хәзрәт Сибгатуллин җитәкчелегендә барган мәҗлес Аллаһ йортын төзүгә, анда халыкны җәлеп итүгә катнашы булган кардәшләребезнең чыгышлары, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Мөнәҗәтләр әйтелде, шигырьләр укылды.

Соңыннан мәҗлес кунаклары ачык һавада пешкән бик тәмле пылау һәм үлән чәе белән хушландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев