Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Күз тимәсен өчен нишләргә?

Сокланган вакытта Аллаһы Тәгаләне гел истә тотарга кирәк

Күрәзәче, сихерчеләр янына барырга ярыймы? Сихер нәселдән-нәселгә күчә аламы? Күз тисә нишләргә? Бу турыда Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек, дип яза "Интертат". 

- Күз тияргә дә мөмкин бит әле.

- Пәйгамбәребез: «Күз тию хак», — ди. Аның эшләү рәте болайрак: кемнеңдер берәр нәрсәсен күрәсең дә, сокланасың. Менә шушы күз тию була. Нишләп күз тия соң? Нишләп син бу әйбер белән сокланганнан соң, теге кешенең ул әйбере ватылырга, бозылырга мөмкин? Чөнки син ул матур әйберне, йә кешене күреп сокланасың, әмма шушы матурлыкны барлыкка китергән Аллаһы Тәгаләне искә төшермисең.

Шунлыктан Аллаһы Тәгалә син сокланган әйберне бозып, ватып куя. Мине онытып, бүтән сокланмасын дип. Без бит, мәсәлән, берәр галереяга картиналар карарга килгәч: «Кара әле, нинди матур», — дибез. Без аңларга тиеш: картина үзе матур түгел, ясаган кеше — даһи. Кирәк булса, ул аны тагын ясый ала. Менә монда да шулай. Әгәр дә матурлык, хозурлык күрәбез икән, «Сөбханалла, машалла!» — дияргә кирәк. Менә шулай иткәндә, күз тими.

Кайвакытта әти-әниләр үз балаларына күз тидерәләр. «Кара әле, сөбханалла!» — дими алар. «Кара нинди матур», — диләр. Үз-үзеңнең әйбереңә дә күз тидерергә була. Әйтик, машинаңнан төшеп китеп барганда, бер борылып: «Бигрәк матур инде», — дип уйлап кына куясың… Икенче килүгә йә берәрсе кырып киткән була, йә үзең берәр җирен кырып китәсең. Шуңа да сокланган вакытта Аллаһы Тәгаләне гел истә тотарга кирәк.

Бу күз тию, хөсетлек сихергә керми. Ул кешеләрне сихерче дип әйтә алмыйбыз. Сихерче ул аерым, шайтан белән эшли торган эш…

- Күз тидерүчегә гөнаһы буламы?

Күз тидергән кешегә гөнаһ булмый. Ләкин күзе каты булган кешеләр күз тидерә алганнарын белергә тиеш. Кеше әйберләре, балалар белән сокланудан сакланырга тиешләр. Күз тидергән кеше: «Сөбханалла, машалла», — дип әйтсә, зыяны тими башлый. Бик каты күз тигән очракта, күз тидергән кеше тәһарәт ала, аннан соң шул су белән күз тигән кешене юалар. Моның файдасы бар.

- Күз тигәнне, йә берәрсе сихер ясаганын кайдан белергә була?

Тормышта гадәти булмаган әйберләр була башлый. Мәсәлән, син авырыйсың, нәрсәдән авырганыңны таба алмыйлар, диагноз куя алмыйлар яки дәвалыйлар, әмма дәвалап бетерә алмыйлар. Йокың югалырга да мөмкин, тынычсызлык барлыкка килә, депрессиядән чыга алмыйсың.

Кайвакыт ир кеше яки хатын-кыз кайта да: «Мин гаиләдән китәм», — ди. Ә китәргә сәбәп юк. Нишләп китәсен үзе дә аңлата алмый. Менә бу очракта сихер, йә күз тигән булырга мөмкин.

Гайре табигый хәлне һәр кеше үзе сизеп ала аны. Кеше үзенең нормаль, гадәти халәтен белә бит. Берәр үзгәреш сизеп алса, шикләнергә мөмкин. Бертуктамый шикләнеп йөрүчеләр дә бар. Аларга хәзрәтләр: «Синдә бер нәрсә дә юк, тынычлан, оныт», — ди. Ә алар һаман: «Юк-юк, нәрсәдер бар», — дип уйлый. Алай артык борчылырга кирәкми. Тормыш гел җайлы гына бармый. Берәр сынау чыгып алса, сихерләгәннәр, күз тигән дип борчылырга кирәкми. Әмма бу сынауларны җиңә алмасаң, алар үтмәсә яки алар ниндидер авырлык китерсә, гайре табигый булса, уйланырга кирәк.

Күз тию белән сихернең беренчел билгеләре бертөрле булырга мөмкин. Ләкин өшкергән вакытта аның нәрсә булганы күренә. Алар икесе дә бертөрле өшкерелә. Кайвакытта сихер өчен Коръәннең аерым аятьләре укыла. Күз тигәндә, җиңелрәк әйберләр дә җитеп тора, юыну, тозлы, өшкерелгән су белән юынып алу да җитә ала.

Сихерне эзләргә туры килергә дә мөмкин. Әйтик, өйдә сихерләнгән әйбер ташланган булса, аны табарга кирәк. Тапмыйча, ул сихер бетмәскә мөмкин. Шулай итеп, алар өшкерү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү юлы белән дәваланалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев