Үлгән кеше исеменнән корбан чалалармы?
«Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә
– Корбан чалу иң беренче чиратта – мөселман, акыллы, балигъ, билгеле бер күләмдә малга ия булган һәм каядыр сәфәргә чыгып китмәгән исән кеше өстенә йөкләнелгән гамәл. Әгәр дә бер кеше бер генә корбан чалса, аны үз исеменнән чала һәм әҗер-савабын вафат булган әби-бабасы, әти-әнисе рухына багышлый ала.
Ике корбан чалган очракта, берсен – үз исеменнән, ә икенчесен вафат булган кеше исеменнән чала. Мөхәммәд Пәйгамбәр бервакытны ике тәкәне корбан итеп чалды, берсе – үз исеменнән, ә икенчесе –үзенең өммәтеннән корбан чалмаган мөселманнар исеменнән. Шулай ук Гали ибн Әби Талиб та гает көнендә ике корбан чала иде: берсе – үз исеменнән, икенчесен – Мөхәммәд Пәйгамбәр исеменнән. Бу хәдис Әбү Давыд, Тирмизи, Бәйһәкый хәдисләр җыентыгында килә.
– Мәет өчен аның нинди савабы бар?
– Аларның гамәл дәфтәренә корбан чалуның әҗер-савабы языла. Аллаһы Тәгалә аларның хәлләрен җиңеләйтергә, гөнаһларын гафу итәргә, җәннәттә дәрәҗәләрен күтәрергә мөмкин.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев