Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Лилия Ясәвиева: Мәчет-мәдрәсә эшләү - зур бәхет

Әгерҗенең үзендә ике мәчет һәм мәдрәсә эшләү нинди зур бәхет булуын барыбыз да аңлап та бетермидер, бәлки

Изге Рамазан ае дәвамында һәр мөселман Исламның биш баганасының берсе булган ураза тотарга, изге гамәлләр кылып савап алырга тырышты. Ә кичләрен мәчеткә җыелып ифтар мәҗлесләрендә катнашу, тәравих намазлары уку нур өстенә нур өстәде.

РАББЫБЫЗ ЮЛЛАРЫН АЧЫП ТОРДЫ

Без дә, Әгерҗедә яшәүче мөселманнар, динебезгә хөрмәт йөзеннән, үз бурычыбызны җиренә җиткереп үтәргә тырыштык. Ифтар мәҗлесләрендә тыңлаган вәгазьләр белемнәребезне тагын да баетты. Остабикә Люция Акбашева үз вәгазьләрендә төрле темаларны яктыртырга тырышты: дин, тарих, әхлак, туган тел турында сөйләнгән вәгазьләр милли үзаңыбызны күтәрергә ярдәм итте.

Әгерҗе төбәгендә генә түгел, Россия күләмендә тирән дини һәм дөньяви гыйлем биргән Иж-Бубый мәдрәсәсе турында Вәсилә Харис кызы сөйләгәннәрне тыңлагач, уйлаштык та әлеге авыл музеена сәяхәт кылып, экспонатлар белән танышырга, Бубыйлар рухына дога кылып кайтырга булдык. Бу изге ниятебезгә Аллаһы Тәгалә юлларын ачып торды. Әгерҗе көллияте директоры Илшат Гайнетдинов автобус бирде, ә шоферы Сәет имин генә йөртеп алып кайтты. 
Иж-Бубый авылы музее коллективы, мәчеттә эшләүчеләр безне зурлап каршы алдылар һәм озатып калдылар. Рәхмәт аларга. 

МӘЧЕТ-МӘДРӘСӘ ЭШЛӘҮ – ЗУР БӘХЕТ

Әгерҗенең үзендә ике мәчет һәм мәдрәсә эшләү нинди зур бәхет булуын барыбыз да аңлап та бетермидер, бәлки. “Нур” мәчет-мәдрәсәсен төзеткән игелек ияләре, “Хәсән” мәчетен төзеткән Хәсән бабай үзләренә ахирәттә җәннәттә урын әзерләделәр. “Нур” мәчет-мәдәрсәсен төзүдә башлап йөргән мөгаллимә Рәмзия ханым Трейдина, төзелеш эшләре белән җитәкчлек иткән Фәрит Габбасовка кардәшләребез исеменнән тагын бер кат рәхмәт җиткерү урынлы булыр. Фәрит Гариф улы мәчет эшчәнлегендә хәзер дә актив катнаша. 

Мөселманнарны берләштереп, аларның эшчәнлеген көйләп торуда район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинның тырышлыгы бик зур. “Нур” мәчет-мәдрәсәсендә ел буе гыйлем алу мөмкинлеге булу, җәй көне балалар өчен дини лагерьның эшләве – аның тырышлыгы нәтиҗәсе. 

“Хәсән” мәчете имамы Хәлим хәзрәт турында да бик күп җылы сүзләр әйтергә мөмкин. Хәзрәтләребез – дини тормышыбызны изге Коръән нигезендә оештыручылар, вакыты җиткәч, ахирәт тормышына зурлап озатучылар да. Гарәпләр белән гарәпчә иркен аралашучы бу хәзрәтләребез тирән гыйлемле булулары белән дә олы хөрмәткә лаек. 

Лилия ЯСӘВИЕВА. 
Әгерҗе шәһәре.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев