Мәскәүдә яшәүче якташыбыз туган ягында ифтар мәҗлесе уздырды
Айларның солтаны булган Рамазан ае бара. Аллаһ йорты мәчетләребездә ифтар мәҗлесләре уза. Ә ифтар – изге айда күркәм күренешләрнең берсе. Ул юмартлыкны, бердәмлекне дә чагылдыра.
Салагыш мәчетендә дә мөселман кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесләре оештырыла. Нәсел тамырлары Салагыш, Уразай, Ямурза, Мәдьяр, Исәнбайдан булган Мәскәүдә яшәүче якташыбыз, Бөтендөнья татарлар һәм төрки халыклар конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев та төзекләндерелгән Салагыш мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырды.
Анда район башлыгы Ленар Нургаянов, район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, Рөстәм әфәнденең туганнары, Салагыш авылы халкы катнаштылар.
Мәҗлестә ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләделәр, вәгазьләр укыдылар.
Якташыбыз туган якларга һәрвакыт күчтәнәчләр белән кайта. Бу юлы да мәчеткә, авылдашларга бүләкләр таратты. Балалары махсус хәрби операция зонасында булган гаиләләргә күчтәнәчләр өләште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев