Мәчет биналарын теркәү кирәк
Әлеге эш матди чыгымнар да таләп итә
Бүгенге көндә мәхәлләләрдә 36 мәчет бинасы бар. Әмма шуларның өчесе генә дәүләт органнары аша рәсми теркәлү узган. Болар – Әгерҗедәге “Нур”, Шаршады һәм Барҗы-Умга авыллары мәчетләре. Исәнбай һәм Уразай авыллары мәчетләрен теркәү эшләре дә ахырга якынлашып килә.
– Без бүген барлык мәчет биналарын да рәсмиләштереп бетерү бурычын куябыз. Әлеге эшнең башында районның Җир, мөлкәт мөнәсәбәтләре, экология, табигый байлыклар һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты тарафыннан билгеләнеп куелган белгеч Ринат Әхмәтшин торачак. Мәчет имамнары, авыл башлыклары аның ярдәме белән бу эшне кыска срокларда башкарып чыга алырлар дип өметләнәбез, – диде район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев.
Дөрес, әлеге эш матди чыгымнар да таләп итә.
– Моның өчен мәхәллә халкы ярдәменә дә таянырга, иганәчеләр дә җәлеп итәргә туры киләчәк, – диде ул.
Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев чыгышында үз мәхәлләләрендәге мәчет бинасын теркәүнең барлык этаплары, аның барышында нинди проблемалар килеп тууы, аларны ничек итеп чишүләре яктыртылды.
– Сораулар килеп туган очракта безгә дә шалтырата аласыз. Без үз ягыбыздан киңәшләр белән ярдәм итәргә әзер, – диде авыл башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев