Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Мәдрәсә гыйлем алырга чакыра

1 ноябрьдә Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә укулар башланды. Яңа уку елы алдыннан мәдрәсә мөгаллимнәре, шәкертләр белән очрашып, гыйлем алуның мөһимлеге турында фикер алыштылар. Очрашуга II-III курс шәкертләре белән бергә алар сафын тулыландырачак укучылар да килгән иде. "Узган ел лаеклы ялга чыктым. Намаз укырга, Ислам дине нигезләренә өйрәнәсем килә. Бер ай элек...

1 ноябрьдә Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә укулар башланды. Яңа уку елы алдыннан мәдрәсә мөгаллимнәре, шәкертләр белән очрашып, гыйлем алуның мөһимлеге турында фикер алыштылар.
Очрашуга II-III курс шәкертләре белән бергә алар сафын тулыландырачак укучылар да килгән иде. "Узган ел лаеклы ялга чыктым. Намаз укырга, Ислам дине нигезләренә өйрәнәсем килә. Бер ай элек "Хәсән" мәчетенә йөри башладым. Мөгаллимнәр ярдәме белән мәдрәсәдә Ислам дине нигезләренә өйрәнү авыр булмас дип уйлыйм", - ди Әгерҗедән Зөлфия Баһавиева. Ә менә Көчектән 77 яшьлек хаҗи Мансур ага Мөхәммәтдинов дини гыйлем эстәргә кардәше Рәшит Галләмов белән бергәләп йөрергә ниятли. "Коръәндә "мөселман кешегә гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз", диелгән бит. Шуңа күрә мине өлкән яшьтә булуым куркытмый. Аллаһ үз ярдәмен бирми калмас әле", - ди Мансур ага. "Укуларга җәмәгатем Мәүлидә дә йөриячәк", - ди Рәшит абый.
Район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәтнең гыйлем алуның фарызлыгын ассызыклаган тәрбияви вәгазе бирегә килгән һәркемгә аларның дөрес юлда булуларын аңларга ярдәм иткәндер. "Аллага шөкер, хәзерге вакытта матди яктан кытлык кичерүчеләр юк диярлек. Ә менә рухи фәкыйрьлеккә адым саен юлыгабыз. Әгерҗедә шундый күркәм мәдрәсәбез, гыйлем бирергә әзер мөгаллимнәребез була торып шушы мөмкинлектән файдаланмасак, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында ни дип җавап бирербез?! Без бит гыйлемнәрне фәкать Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен өйрәнәбез. Дин галимнәренең "бер сәгать гыйлем алу җитмеш ел гыйбадәт кылу савабын бирә" дигән сүзләрен дә исегездә тотыгыз", - диде хәзрәт.
Быел да укулар ике сменада оештырыла. Иртәнге якта укулар тугызынчы яртыда, төштән соң өченче яртыда башлана. Монысы мәктәп укучылары өчен уңайлы. Көндезләрен эштә булганнар мәдрәсәгә кичке укуларга йөри алалар. "Кичке укуларны йөрүчеләр саны аз булган очракта да оештырачакбыз. Безнең өчен һәр шәкерт кадерле", - ди Хәлим хәзрәт.
Укулар мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов программасы буенча алып барылачак. Сүз уңаеннан: башлангыч мәдрәсәләр өчен уку-укыту программасы - ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеген җитәкләгән Вәлиулла хәзрәтнең соңгы хезмәтләренең берсе. Әлеге программа нигезендә шәкертләргә "хәдис" дип аталган яңа фән дә керәчәк. Мөгаллимнәргә килгәндә, дәресләрне Хәлим хәзрәт Якупов, Илдар хәзрәт Имамиев, Рамазан хәзрәт Хәмидуллин, Гүзәлия ханым Ханнанова, Гөлсәрия ханым Ханнанова, Гөлсинә ханым Беридзе укытачак. Алар сафына быел гына "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган Резидә ханым Миннихәмитова да өстәлгән. "Кайберәүләр "дин гыйлемнәрен алу бик авыр" дип фикерлиләр. Сәбәпсез дәресләрне калдырмасагыз, өй эшләрен үтәп барсагыз, бернинди авырлыгы да юк. Без сезнең сорауларга һәрчак җавап бирергә, аңламаганнырыгызны аңлатырга әзер. Шуны онытмагыз: белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. Үзегез белән туганнарыгызны, оныкларыгызны, күршеләрегезне дә алып килегез. Һәр шәкерт тагын бер генә укучыны ияртеп алып килсә дә күпме савап алачак бит", - дип мөрәҗәгать итте Гүзәлия ханым Ханнанова.
Мәдрәсәгә язылу әле ноябрь аенда да дәвам итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 24838, 89600599642.
Язманы Рамазан хәзрәт сүзләре белән тәмамлыйсы килә: "Ислам дине нигезендә яши башлаучыларны тормышларында үзгәрешләр көтә. Тик әлеге үзгәрешләрдән дә, авырлыклардан да, кеше сүзеннән куркырга кирәкми. Бары тик Аллаһы Тәгаләнең ачуыннан куркырга кирәк"...
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев