Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Мәрҗани елы дәвам итә

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте 2013 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итте. Быелның январенда мәшһүр дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы, мөгаллим, археолог, этнограф, көнчыгыш белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 195 ел тулды. Әлеге елны уздыруның төп максаты - мөхтәрәм гыйлем иясе Шиһабетдин хәзрәт, аның чордашлары, фикердәшләре эшчәнлеген өйрәнү, халкыбызның рухи мирасын...

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте 2013 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итте.
Быелның январенда мәшһүр дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы, мөгаллим, археолог, этнограф, көнчыгыш белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 195 ел тулды. Әлеге елны уздыруның төп максаты - мөхтәрәм гыйлем иясе Шиһабетдин хәзрәт, аның чордашлары, фикердәшләре эшчәнлеген өйрәнү, халкыбызның рухи мирасын барлау һәм рухи кыйммәтләрне пропагандалау.

Ел кысаларында имамнар, галимнәр, зыялылар белән берлектә Мәрҗани чоры казанышларын күзаллау, татар дин әһелләренең дини, фәлсәфи, тарихи хезмәтләрен өйрәнү һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту бурычы тора.
Әлеге максат һәм бурычларны тормышка ашыру ниятеннән Әгерҗе районы мөхтәсибәте тарафыннан да күп кенә чаралар уздыру планлаштырыла. "Район имамнары белән берлектә Казанның тарихи мәчетләренә сәяхәт кылырга ниятләп торабыз. Сәяхәтебез Кол Шәриф мәчетендә башланып, Казанның Шиһабетдтн Мәрҗани җирләнгән Яңа бистә зиратында тәмамланачак. Быел да июнь башында Кичкетаңда Авыл көне булачак. Рамазан ае башланыр алдыннан Саклау мәчетендә имамнар белән очрашу оештырырбыз, иншаллаһ. Ел дәвамында мәхәллә мәчетләрендә Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы һәм хезмәтләре өйрәнеләчәк", - ди район имам-мөхтәсибе хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев