Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ислам нуры

Мәетләргә мәрхүм дип әйтергә ярыймы?

Бу сүзләргә аңлатма бирәбез

Мәетләргә мәрхүм дип әйтергә ярамый дигәннәрен ишеткән бар. Шуңа аңлатма бирегез әле.

Кабан арты мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин:

– Чынлап та, болай дип әйтүнең нигезе бар. Бу сүзне турыдан-туры тәрҗемә итсәк, Аллаһның рәхмәте төшкән дигән сүз ул. Гарәпләрдә рәхимуллаһ дигән сүз бар, сәхабәләр турында радыйаллаһу ганһе, ягъни Аллаһ аннан разый булсын, дибез. Шуңа да мәрхүмнәрдән булсын дип әйтү дөресрәк. Бездә исә кыскача гына мәрхүм дип әйтү гадәткә кергән. Моны гаепләп әйтеп тә булмый. Мин үзем дә шулай дим. Тик без беркемгә дә, бигрәк тә динсез кешеләргә Алланың рәхмәте буламы-юкмы икәнен белмибез. Дөресе – мәрхүмнәрдән булсын дию.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев