Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Мәүлид ае җитә

Рабигыль әүвәл аеның 11,12нче көннәре (19,20 ноябрь) – Мәүлид бәйрәме кичәсе һәм көне. 

Рабигыль әүвәл аеның 11ендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган, 12сендә вафат булган. 
Мәүлид кичәсе – бик күңелле, күркәм тантана. Ул бер көн генә үткәрелми, ә тоташ бер ай буе дәвам итә. Димәк, тантана айның беренче көненнән үк (9 ноябрь) башлана. Мәүлид ае дәвамында кардәшләребез, хәлдән килгәнчә, туганнарын, якыннарын табынга җыялар. Анда, гадәттә, Мәүлид укыйлар. Җомга көннәрне Пәйгамбәргә атап вәгазьләр сөйләнә. Мәүлид кичендә мәчетләрдә Пәйгамбәр хөрмәтенә Коръәннән сүрәләр укыла, вәгазь сөйләп, тантаналы гыйбадәт кылына. 
Мәүлид бәйрәмендә Пәйгамбәребезне мактап язылган шигырьләр дә яңгырый, Аның тормышындагы могҗизалар, кызыклы вакыйгалар искә алына. Табында утыручылар бергәләп күп итеп “Салават“лар әйтәләр. Шулай ук Пәйгамбәребезгә атап догалар кылу, Коръән уку, мөнәҗәтләр әйтү дә бик саваплы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев