Мәскәү өлкәсендә мөселман хатын-кыз иренә икенче хатын эзли
Ире күп хатын белән зур гаилә корып яшәргә теләк белдергән
Мәскәү өлкәсеннән яшь мөселман хатыны Н.Т. иренә икенче хатын эзли.
Интерфакс хәбәр итүенчә, ул ире күп хатын белән зур гаилә корып яшәргә теләк белдергәч бу адымга барган.
Ислам җәмгыяте вәкилләре гаиләне тулыландыруның мондый ысулын хупламаган.
Н. ире С. исемле рус егете, ул ислам динен кабул иткән. Туйга ике көн кала кәләшенә берничә хатын белән яшәргә җыенуы турында әйтә.
«Ирем зур гаиләдә яшәргә һәм балаларның күп булуын тели. Бу теләкне мин хөрмәт итәм. Һәм, мөгаен, без ике генә хатын түгел, ә берничә булырбыз. Гаиләдә берничә хатын булу ир-атны зина кылудан коткара», - ди хатын-кыз.
Хәбәр әйтелгәнчә, беренче көнне үк икенче хатынлыкка 17дән 40 яшькә кадәрге 50дән артык теләк белдергән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев