Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Муллалар шәһадәтнамә алды

Күптән түгел районыбызның 19 имам-хатибына Татарстан Диния нәзарәтендә шәһадәтнамәләр бирелде. Аларны муллаларга мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды. Тантаналы чарага безнең район муллалары белән бергә Әлмәт, Әлки районнарыннан да имам-хатиблар чакырылган иде. "Шәһадәтнамәләрне мондый тантаналы шартларда Диния нәзарәте бинасында әле беренче тапкыр тапшырулары. Бу безгә мәхәллә халкы белән эшләүдә...

Күптән түгел районыбызның 19 имам-хатибына Татарстан Диния нәзарәтендә шәһадәтнамәләр бирелде. Аларны муллаларга мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды.


Тантаналы чарага безнең район муллалары белән бергә Әлмәт, Әлки районнарыннан да имам-хатиблар чакырылган иде. "Шәһадәтнамәләрне мондый тантаналы шартларда Диния нәзарәте бинасында әле беренче тапкыр тапшырулары. Бу безгә мәхәллә халкы белән эшләүдә тагын да зуррак җаваплылык өсти. Башка районнардан килгән дин әһелләре белән аралашу, "Нурулла" мәчетендә намаз уку да бик тәэсирле булды", - ди Шаршады авылы мәчете имам-хатибы Ришат хәзрәт.

"Әлеге шәһадәтнамәләр имам-хатибларга үз мәхәлләләрендә дини йолаларны башкару, Диния нәзарәте тарафыннан бирелгән вәгазьләрне сөйләү, дини гыйлем укыту хокукын бирә. Шулай ук күбрәк халыкны дингә тарту бурычын да өсти", - ди район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Якупов.

Бу көнне имам-хатибларга Коръән елы кысаларында Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан нәшер ителгән Коръәннең "Казан басмасы"н да бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев