“Намазны ташласаң, гөнаһы зурмы?”: сорауларга - җаваплар
Рамил хәзрәт Юныс социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җаваплар биргән
“Улыбыз туарга тора. Аңа Даян исеме кушсак ярыймы икән?”, “Шайтан белсен” дип әйтү дөресме?” - Рамил хәзрәт Юныс социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җаваплар биргән, дип яза "Шәһри Казан".
“Улыбыз туарга тора. Аңа Даян исеме кушсак ярыймы икән?”
– Даян, дип Пәйгамбәребез бер хәдисендә Аллаһны атый. Хәерле, шул ук вакытта җаваплы һәм көчле исем. Баланы бу исемгә туры килерлек итеп тәрбияләргә кирәк.
“Шайтан белсен” дип әйтү дөресме?”
– Дөрес түгел. Мөселманнар “Аллаһ белүче” диләр.
“Ни өчен һаман бер үк хаталар эшләнә, вакыйгалар кабатлана?”
– Дөрес нәтиҗә ясамыйсыз. Хаталарның килеп чыгу сәбәпләрен үзегездән эзләгез.
“Тәмәке тарту хәраммы? Хөкеме хәмернеке кебекме?”
– “Әл-Әгъраф” сүрәсенең 157нче аятен карасак, анда Аллаһ кешегә зыян салган һәр нәрсәне хәрам ди.
“Дога тәкъдирне үзгәртә аламы?”
– Әйе, үзгәртә.
“10 яшьлек баланы яулык ябарга мәҗбүриләү дөресме?”
– Мәҗбүриләргә ярамый. 12-14 яшьтә. Йомшак белән генә аңлатырга кирәк.
“Доганы намаз укымаган кешегә дә укырга ярыймы?”
– Аллаһның капкасы барлык кешеләр өчен дә ачык. Намазлы булсаң, догалар тизрәк кабул булыр һәм хәерлесе генә тормышка ашар.
“Истихара намазыннан соң җавап күпме вакытта килә?”
– Истихара намазын уку мөһим, ә җавабын көтү түгел. Җавабы килмәсә дә, җаның теләгәнчә эшлә. Шул дөрес булыр.
“Нумерологларга мөрәҗәгать итәргә ярыймы?”
– Исламда нумерология дә, астрология дә, йолдызнамәләр дә тыелган.
“Диндә баланы кырык көн кешегә күрсәтергә ярамый дигән әйбер бармы?”
– Юк.
“Сул кул белән ашау турында Исламда нәрсә диелә?”
– Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Сул кул белән ашамагыз. Дөреслектә, сул кул белән шайтан ашыйдыр”, – ди.
“Балага узмас өчен саклану рөхсәт ителәме?”
– Әйе. Ислам динендә гаиләне планлаштыру рөхсәт ителә.
“Намазны ташласаң, гөнаһы зурмы?”
– Ялкаулык белән булса, зур гөнаһ. Әгәр дә намаз укырга кирәкми, бер файдасы да юк дигән фикер белән калдырсагыз, диннән дә чыгарга мөмкинсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев