Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Ислам нуры

Ни өчен догалар кабул булмый?

1 - сез Аллаһны таныдыгыз, ләкин Аның хакын үтәмәдегез

Бервакытны Ибраһим ибн Әдһәм Бусра шәһәре базары буйлап бара иде. Шул вакытта аның янына кешеләр җыелдылар һәм: «Ни өчен безнең догаларыбыз кабул булмый?» – дип сорадылар. Ул шулай диде: «Чөнки сезнең йөрәкләрегез 10 нәрсә аркасында үлгән». Алар: «Нәрсә соң ул 10 нәрсә?» – дип сорады. Ул әйтте:

1. Сез Аллаһны таныдыгыз, ләкин Аның хакын үтәмәдегез.

2. Сез Аллаһның илчесе Мөхәммәдне яратабыз дип әйттегез, ләкин аның сөннәтен калдырдыгыз.

3. Коръәнне укыдыгыз, ләкин аның буенча гамәл кылмадыгыз.

4. Аллаһның нигъмәтләрен ашадыгыз, ләкин алар өчен шөкер итмәдегез.

5. Шайтан сезнең дошманыгыз дип әйттегез, ләкин аның белән дус булдыгыз.

6. Җәннәт хак дип әйттегез, ләкин аңа керү өчен тырышмадыгыз.

7. Җәһәннәм хак дип әйттегез, ләкин аннан качмадыгыз.

8. Үлем хак дип әйттегез, ләкин аңа әзерләнмәдегез.

9. Йокыдан уянгач, кешеләрнең кимчелекләрен тикшерү белән мавыктыгыз, ә үз кимчелекләрегезне калдырдыгыз.

10. Мәетләрегезне җирләдегез, ләкин алардан гыйбрәт алмадыгыз.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев