Нинди гамәлләр уразаның әҗер-савабын киметергә яки бозарга мөмкин?
Күп кеше гайбәтне гөнаһлы гамәлгә санамый
Рамазан мәчете имамы Солтан хәзрәт Морадимов сорауларыбызга җавап бирде, дип яза "Интертат".
- Нинди гамәлләр уразаның әҗер-савабын киметергә яки бозарга мөмкин?
- Сүгенү, явызлык эшләү, гөнаһлы гамәлләр кылу, әрләшү ураза тотуның бәрәкәтен, нурын, әҗер-савабын киметә. Күп кеше гайбәтне гөнаһлы гамәлгә санамый. Аллаһ Тәгалә моны зур гөнаһлар дәрәҗәсенә куя. Гайбәт сөйләү белән син бу кешенең яратмаган сыйфатларын искә алып, аның дәрәҗәсен төшерәсең. Кеше турында гайбәт сөйләү — кешене өстәлгә куеп, шушы кешенең кисәк-кисәк итен ашауга тиң. Зур гөнаһ булып санала. Кеше башка берәү турында сөйләп, аны күз белән күрмәсә дә, аңа энергия ягыннан зур зыян сала. Әгәр кеше шушы гөнаһлардан тыела алмаса, Аллаһ Тәгаләнең хәҗәте юк безнең ач утыруыбызда. Ә менә уразада икәнне белә торып ризык ашау, я бер йотым су эчү, уразалы килеш көндез якынлык кылу гыйбадәтебезне бозу санала.
Уразаның сыйфатын югарыга менгерергә тырышырга кирәк.
Кайвакыт кызып китәбез, әрләшәбез. Шунда ук аңларга тиешбез: әзерме соң без уразаның савапларын югалтырга?
Мисал өчен: берәү эштә 5 мең хезмәт хакы ала, ди. Әмма берәр төрле хата-кимчелекләр аркасында штрафлар белән булган хезмәтен юкка чыгара. Уразаның да савабы шушы гөнаһлы гамәлләребез аркасында юкка чыгарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев