Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Ислам нуры

Нәрсә ул фитыр сәдакасы һәм ул кайчан, кемнәргә бирелергә тиеш

Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә.

“Зәкят түләү өчен нисаб - 280 000 сум (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум.

Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде“, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте. 

Нәрсә ул фитыр сәдакасы?

Халыкта «фитр сәдакасы», «фитр» исемнәре белән билгеле булган сәдака әл-фитр – дин күзлегеннән бай саналган кешенең, Рамазан аенда ураза тота алуына Раббысына рәхмәт йөзеннән һәм ураза кимчелекләрен төзәтү өчен билгеле бер кешеләргә биргән сәдакасы. Әлеге сәдаканың вәҗиблеге Сөннәттә расланган (Бохари, «Зәкәт», 70-78, Мөслим, «Зәкәт», 12-16, Әбу Дауд, «Зәкәт», 18, Ибн Мәҗә, «Зәкәт», 21).

Аның максаты – мохтаҗ кешене үзе яшәгән җирлектәге шартларга туры китереп, бер көн ашау белән тәэмин итү һәм, шул рәвешле, бәйрәм рухын тудыру. Безнең көннәрдә бу сәдаканың күләме кешенең көн эчендә ике тапкыр ашау ихтыяҗы белән бәйле.

Фитр сәдакасы кайчан түләнә?

Фитр сәдакасының вәҗиблеге ураза бәйрәменең беренче көненә туры килсә дә, ул иртәрәк тә бирелергә мөмкин, бу мохтаҗларга бәйрәмгә әзерләнү мөмкинлеге тудыра. Бәйрәм көнендә генә тапшырылса да ярый. Әмма бәйрәм намазы тәмамланганчы бирү – мөстәхәб. Сәдака ураза бәйрәменең беренче көнендә түләнмәсә, аны бәйрәмнең калган ике көнендә түләү дә ярый. Күп кенә Ислам хокукы галимнәре фикеренчә, фитр сәдакасын бәйрәмнән соңгы көннәргә калдыру – мәкрух.

Фитыр сәдакасын кемнәр түләргә тиеш?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд бу сәдаканы азат – кол, яшь – өлкән, ир-ат – хатын-кыз, ягъни һәр мөселман бирергә тиеш, дигән (Әбу Дауд, «Зәкәт», 20).

Асыл ихтыяҗларына булган чыгымнарын һәм әҗәтләрен түләгәннән соң, тиешле нисабы булган кеше, ураза бәйрәмен каршы алган очракта, үзе өчен һәм үз карамагында булганнар өчен фитр сәдакасын түләргә тиеш.

Фитр сәдакасы вәҗиб булсын өчен, аның милкенең артуы яисә бер ел буенча саклануы шарт түгел.

Кеше сәдаканы үзе һәм балигълыкка ирешмәгән балалары өчен дә түли. Әти-әнисе, балигълыкка ирешкән балалары, хатыны, абый-апалары һәм башка туганнары өчен түләү мәҗбүри түгел. Әгәр ул алар өчен түли икән, сәдака кабул була, бары бу турыда ул туганнарга алдан хәбәр итү тиешле.

Фитыр сәдакасын бодай, арпа, хөрмә, йөзем белән түләү мәҗбүриме?

Фитыр сәдакасы сорауда күрсәтелгән ризыклар белән дә, акча белән дә түләнә ала, әмма мохтаҗларның ихтыяҗларыннан чыгып бирү хәерлерәк.

Бәйрәм көнендә чит илдә булган кеше фитр сәдакасын күпме түләргә тиеш?

Төрле илләрдә яшәү дәрәҗәсе төрлечә булганлыктан, сәдака бирүче кеше бәйрәм вакытында кайсы илдә була, сәдакасын шул илдә билгеләнгән күләмнән чыгып бирергә тиеш.

Вакытында түләнмәгән фитр сәдәкасы каза кылынамы?

Башка гыйбадәтләр кебек, фитр сәдакасы да билгеле вакытта, соңга калмыйча түләнергә тиеш. Әгәр кеше сәдакасын вакытында бирә алмаса, мөмкинлеге барлыкка килгәч үк, бу гыйбадәтен каза кылырга тиеш.

Фитр сәдакасын кемнәргә бирергә ярый, кемнәргә бирергә ярамый?

Фитр сәдакасы мөселман кешесе тарафыннан үзе тәэмин итәргә тиеш булмаган кешеләргә бирелә. Шулай ук сәдака бирүче, турыдан-туры яисә читтән булса да, бу гамәленнән матди керем алырга тиеш түгел. Бу кагыйдә зәкәткә дә кагыла. Шунлыктан, зәкәт, фитр сәдакасы һәм фидия усуль саналганнарга (әни, әти, әби, бабайлар) һәм фуруг саналганнарга (балалар һәм оныклар) бирелергә тиеш түгел. Ир белән хатын да бер-берсенә бу төр сәдакаларны бирә алмый.

Хәнәфи галимнәре фикеренчә, фитыр сәдакасы түбәндәге кешеләргә бирү дөрес түгел:

1. әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайларга;

2. уллар, кызларга, аларның балалары, балаларының балаларына;

3. ирләр хатыннарына, хатыннар ирләренә;

4. нисабы булган байларга;

5. әтиләре бай булган балигълыкка ирешмәгән балаларга.

Фитр сәдакасын мөселман булмаганнарга бирергә ярамый.

Зәкәт, фитр сәдакасы һәм фидияне әти һәм әни ягыннан абый, апаларга,

аларның балалары, киленнәре, кияүләре, ирнең әти-әнисенә, хатынның әти-әнисенә түләү ярый, әгәр алар бай булмасалар.

Сәдака бер мохтаҗ кешегә яисә берничә мохтаҗ кешегә бирелә ала. Бары бер кешегә бирелгән сәдака күләме фитр күләменнән аз булырга тиеш түгел.

Зәкәт һәм фитр сәдакасы акчаларын җыеп, аларны мохтаҗлар өчен аерым фондларда саклаучы оешмаларга һәм ышанычлы кешеләргә тапшыру ярый.

Мәгълүмат һәм фото ТР мөселманнарының Диния нәзарәте сайтыннан алынды.

http://dumrt.ru/news/news_22059.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев