“Нур” мәдрәсәсендә биредә өч ел укыган шәкертләрнең чыгарылыш кичәсе булды
Нечкәрә күңелем, Коръән алып укысам…
“Нур” мәдрәсәсендә биредә өч ел укыган шәкертләрнең чыгарылыш кичәсе, ә беренче һәм икенче ел гыйлем эстәүчеләр өчен күчеш имтиханнары булды.
Пандемия вакытында мәчетләрдә уку сүлпәнләнгән булса, хәзер, әлхәмдүлилләһи, яңадан җанланып китте. Әгерҗенең “Нур” мәчете мәдрәсәсендә өч сыйныф олылар, бер сыйныф балалар һәм эшләүчеләр өчен кичке төркем эшләп килә.
Чыгарылыш кичәсе һәм күчеш имтиханнары тапшырган көнне мөгаллимнәр Габделкәрим хәзрәт, Равилә Зәйнеддинова, Дилә Абдуллина һәм Люция Акбашева шәкертләренә ислам диненең башлангыч нигезләрен биреп бетерә алдык микән дип дулкынлансалар, шәкертләр имтиханнарны тапшыра алырбызмы дип борчылдылар. Мәдрәсәдә фикх һәм гакыйдә кебек фәннәр, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең тормыш юлы, әдәп-әхлак кагыйдәләре, гарәп хәрефләре һәм тәҗвид белән уку тәртибе өйрәтелгән.
Коръәннең беренче иңдерелгән сүрәсе дә “Икъра”, ягъни “Укы!” дип башланганын истә тотып, шәкертләр өч елларын заяга уздырмаганнарын күрсәттеләр, җаваплары төпле, дәлилле булды. Имтихан бирүче Гөлзирә Бәшәрова белән әңгәмә корганда мәдрәсәгә ничек йөри башлавын сораштым.
– Соңга калып булса да дин юлына басуым күңелгә тынычлык, канәгатьлек хисе бирде. Юкка гына Тукаебыз “Нечкәрә күңелем, Коръән алып укысам, Җаным киңәя. Сәҗдәләргә ятам, тәсбих әйтәм, Рухым ләззәтләнә, кинәнә” дип язмагандыр”, – диде.
Башка милләттән булган Нина Акбашеваның да өч ел буена тырышып укыганлыгы күренде. Зенфира Ермузина исә “Коръән укый алуыма сөенеп йөрим, серләрен аңлар өчен алдагы елларда да укуымны дәвам итәргә уйлыйм”, – диде.
Халык арасында: “Менә фәлән элек азып-тузып йөрде, хәзер мәчет-мәдрәсәгә йөри”, – дип гайбәт сатучылар да бар. Әмма үзендә ихтыяр көче табып, туры юлга басып, алдагы тормышына өмет белән караучы кеше мәчет-мәдрәсәгә аяк та басып карамаган кешедән хәерлерәктер, минемчә.
Кайбер танышларым: “Без мәдрәсәгә йөрергә оялабыз, берни белмибез, башка да керми, хәтер дә юк”, – диләр. Белмәгәнгә күрә өйрәнергә йөрибез бит! Шул ук сөекле Тукаебыз: “Савыт үз күләмендә генә су сыйдыра ала, адәм башына күпме гыйлем сыя”, – дип язып калдырган. Әйе, галимнәр раславынча, укып, баш миен даими эшләтеп торсаң, аның эшчәнлеге камилләшә генә бара.
Мәдрәсәдә беренче, икенче ел укучылар арасында 86 яшьлек “әниләр әнисе” – элекке акушерка Лиза апа Галиева, гомер буе баш хисапчы булып эшләгән Ильвира Әхмәтҗанова, нотариус Энҗе Вәлиева, район газетасының элеккеге баш мөхәррире Рәмзия Зарипованы күрү бик тә сөендерде. Ирле-хатынлы Раил һәм Светлана Ваһаповлар да бик теләп укуларын әйттеләр. Раил әфәнде үзләренең 20 ел ураза тотуларын, акрынлап намаз догаларын өйрәнүләрен сөйләде. Гыйлем эстәү өчен Кытайга барасы түгел бит, үзебезнең мәдрәсәгә бик теләп йөрибез, диде.
Менә шулай дәрестән дәрескә иманны ныгытып, динебезнең асылына адымлап-адымлап якынаеп, дөньялыкта Аллаһ риза булырлык итеп яшәргә, иман белән дөньядан кичеп, Аллаһының мәңгелек сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде, дигән изге теләк белән укыйлар безнең мәдрәсәдә.
Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.
Әгерҗе шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев