Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

“Нур“ мәдрәсәсе мөгаллимәсе Әлфия Галләмова шаурма пешерү буенча мастер-класс күрсәтте

Әлфия ханым дөге оны куллануы турында сөйли-сөйли камыр басты

Төркемдәге егермедән артык хатын-кыз үзләренең яшәү рәвеше турында сөйлиләр, фикер алышалар, төркемдәшләренең сорауларына җавап бирәләр. Айга ике тапкыр “Нур“ мәдрәсәсендә очрашалар да. Аның чираттагысы дөрес туклануга багышланды һәм шаурма пешерү буенча мастер-класс үткәрелде. Коръән укып башланган бу чарада мөгаллимә  дөрес туклану өчен нинди ашамлыкларга өстенлек бирергә кирәклеге турында сөйләде.

Мәсәлән, ул ашка токмачны яшел карабодай оныннан баса икән. Ит кыздыру өчен фәкать ат мае гына куллана. Белен һәм коймак пешергәндә дә яшел карабодай оныннан файдалана. Аны пешергәндә шикәр комы урынына сироп сала. Әлфия ханым өйрәткәнчә белен дә пешереп карадылар төркем әгъзалары.  

Аннан шаурма пешерү буенча мастер-класс үткәрелде. Әлфия ханым лаваш әзерләгәндә дөге оны куллануы турында сөйли-сөйли камыр басты һәм җәйде. Нина Акбашева эчлек ясау белән мәшгуль булды. Ат маенда тавык ите һәм ташкабак кыздырды. Айгөл Хәмитова белән Марина Романова шаурмага кыяр, помидор, кәбестә һәм кишер әзерләделәр.

Шаурма әзер булганнан соң мөслимәләр табын тирәсенә җыелдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев