Җомга коймагы
Әхлак дәресләре
84 дәрес: гаилә әһелләреңә карата рәхимле бул.
Әнәс ибн Мәлик сөйләвенчә: *"Аллаһының илчесе улы Ибраһим янына килә, аны кулына алып үбә һәм сабыйның хуш исен исни"*(Бохари риваяте).
Өлкәннәрнең сабыйларны кочаклап үбүләре, назлау һәм яратулары - Аллаһы йөрәкләренә салган рәхимлелекне күрсәтә. Әлбәттә, бу сабыйларның күңелләренә шатлык кертә һәм тәрбиянең нигезе булып тора.
Бәрраә исемле сәхәбә: "Мин пәйгамбәрнең оныгы Хәсәнне җилкәсенә утыртып: *"Йә, Аллаһ, аны(Хәсәнне) ярат, мин дә аны яратам",* дигән сүзләрен ишеттем", - дип әйткән (Бохари һәм Мөслим риваятләре).
Йә, Раббым, безгә сабыйларга карата мәрхәмәтле булырга насыйп әйлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев