Пәйгамбәрне зурлый торган ай
18 ноябрьдә Рабигыль-әүвәл ае башланды. Ул айда пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән. Әлеге уңайдан мәхәлләләрдә нинди чаралар үткәрелә, район мөхтәсибәте тагын нинди эшләр планлаштыра - шуларны уртага салып сөйләшү өчен районыбызның имам-хатиблары Кырынды мәчетенә җыелдылар. ИМАМНАРГА АЛМАШ ӘЗЕРЛӘҮ МӨҺИМ Коръән уку белән башланган чарада район имам-мөхтәсибе хаҗи Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин...
18 ноябрьдә Рабигыль-әүвәл ае башланды. Ул айда пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән. Әлеге уңайдан мәхәлләләрдә нинди чаралар үткәрелә, район мөхтәсибәте тагын нинди эшләр планлаштыра - шуларны уртага салып сөйләшү өчен районыбызның имам-хатиблары Кырынды мәчетенә җыелдылар.
ИМАМНАРГА АЛМАШ ӘЗЕРЛӘҮ МӨҺИМ
Коръән уку белән башланган чарада район имам-мөхтәсибе хаҗи Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин Мәүлид ае, иң ахыргы пәйгамбәр турында сөйләде. Ул җыелышта катнашучыларны 7-15 яшьлек балалар өчен уздырылучы "Сөекле пәйгамбәрем" бәйгесе нигезләмәсе белән дә таныштырды. Бәйгенең беренче этабы район мәчетләрендә узганнан соң җиңүчеләр 24 декабрьдә Әгерҗедә район күләмендә сыналачак.
"Мәүлид ае мөбарәк булсын!" Актаныштан шушы чарага махсус килгән, республикабызның төньяк-көнчыгышының алты районын берләштергән казыяты казые Руслан хәзрәт Мортазин чыгышын шулай башлады. Ул изге Болгар җирендә узучы Мәүлид кичәсе турында әйтеп үтте. Сүз уңаеннан: безнең районнан дини бәйрәмдә хаҗи Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин катнашты. Руслан хәзрәт дин юлында булып, халыкка армый-талмый хезмәт итүче кардәшләренә рәхмәтен җиткерде һәм имам-хатиблар алдында торган бурычларга тукталды. Шуларның берсе - үзеңә лаеклы алмаш әзерләү. Бу җәһәттән бирегә килгән Мамадыш мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Ранил хәзрәт Талипов имам-хатибларны, аларның ярдәмчеләрен үзләренә укырга чакырды һәм уку тәртибе белән таныштырды.
ШАТЛАНА ТОРГАН ВАКЫТ
Җыелышта Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен мәхәлләләрдә ничек билгеләп үтүләре турында авыл муллалары белән фикер алышу булды. Аларның берничәсен сезгә дә җиткерәбез.
Рәҗәп НӘФЫЙКОВ, Кадыбаш авылы:
- Сөекле пәйгамбәребезнең туган көнен барлык авылдашлар, шәһәрдән кунакка кайтучылар белән бергәләп 30 ноябрьдә билгеләп үттек. Читтә яшәүче авылдашларыбызның кайберләренең шушы чарага махсус кайтулары аеруча сөендерде. Күрше Касай авылыннан да кардәшләребез килгән иде. Мәчеткә йөрүче әбиләр мөнәҗәтләр әйттеләр. Чарага район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәтнең дә килүе аңа күркәмлек өстәде.
Ринат ФӘХРИЕВ, Нарат авылы:
- Мәүлид - Мөхәммәд пәйгамбәребезнең дөньяга килгән көнен искә төшереп, ихлас күңелдән шатлана торган вакыт. Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкер итеп, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көнен мәчетебездә билгеләп үтәчәкбез. Аңа салаватлар әйтеп, тормыш-эшчәнлеге турында белгәннәребезне искә төшерербез.
Билал НАСРЕТДИНОВ, Яңавыл:
- Без бу көннәрдә Аллаһ илчесенең тормышын, холкын өйрәнәбез, рәхим-шәфкатьлелегенә хәйран калабыз. Пәйгамбәребез - барыбыз өчен дә үрнәк. Без аның кебек булырга омтылабыз. Әти-әниләргә игелек кылабыз, туган-тумачаларга хөрмәт күрсәтәбез, пәйгамбәребезгә салаватлар һәм сәламнәр әйтәбез. Мин туган авылымда 22 ел имам-хатыйб вазифасын башкарам. Мәүлид бәйрәмен һәр елны билгеләп үтәбез.
Мәүлид аенда гына түгел, ел дәвамында сөекле пәйгамбәребез тормышын өйрәнеп, нәсыйхәтләрен үтәп, аның сөннәтенә ияргән хәлдә имин яшәргә насыйп булсын. Амин!
Ххх
Рабигыль-әүвәл - ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай. Бу айда Аллаһы Тәгалә кешелекнең мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган соңгы Пәйгамбәрен дөньяга бирә. Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көне Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көненә туры килә. Әлеге ай дәвамында Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев