Һәр мәхәллә – үзенчә
Күптән түгел бер мәҗлестә катнаштым. Мулла анда бик озак итеп вәгазь сөйләде, Коръән укыды. Күпләр арып беттеләр. Дини ашларны уздыруның берәр тәртибе бармы, ул күпме дәвам итәргә тиеш? Шул хакта аңлатсагыз иде. Исемем редакция өчен генә.
Әлеге сорауга Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН җавап бирә:
- Мондый мәҗлесләрне уздыру буенча аерым кагыйдәләр юк. Һәр мәхәллә үзләрендә элек ничек кабул ителгән, шулай уздыра. Гадәттә, мулла ашта вәгазь сөйли, Коръән укый, аннан бергәләп дога кылына. Шулай да мәҗлес вакытын, ашау-эчүне дә кертеп, ике сәгатьтән дә арттырмаска киңәш ителә. Югыйсә, мәҗлестә катнашучылар арый.
Мәҗлесләр уздыруга карата тагын бер нечкәлек: ашны, гадәттә, мәхәллә имамы үзе уздыра. Әгәр аның мөмкинлеге юк икән, ул ышанып тапшырган башка кеше алып бара ала.
Соңгы вакытта ашларда еш күзәтелә торган тагын бер күренешкә тукталасы килә. Анысы – сәдака таратуга кагылышлы. Хәзер ашларда бик күп кешенең бер-бер артлы сәдака өләшүе “модага“ керде. Бу очракта мәҗлес ниндидер алыш-бирешкә кайтып калган кебек була. Сәдаканы мәҗлес хуҗалары һәм аларның якыннары таратса яхшы. Ә инде кемнеңдер сәдака бирү теләге зур икән, аны мәчет, мәдрәсә кебек мохтаҗ башка урыннарга тапшыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев