Район башлыгы Ленар Нургаянов Ураза гаете белән тәбрик итә
Ураза гаете мөбарәк булсын!
Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр! Сезне ихлас күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм.
Ураза гаете – барлык мөселманнарны берләштерүче, игелек, мәрхәмәт кебек гомумкешелек кыйммәтләрен таратучы, рухи дөньябызны камилләштерүче, күңелләребезне сафландыручы мөкатдәс бәйрәм ул. Рамазан аенда дин кардәшләребез изге эшләр кылды, күмәк ифтар мәҗлесләре оештырды, ятим, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итеп, күңелләренә рухи пакьләнү алды.
Бәйрәм белән тәбрикләп, һәркайсыгызга саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә шатлык телим. Һәр йортка бәхет, иминлек һәм бәрәкәт иңсен, ил-көннәребез тыныч булсын. Тоткан уразаларыгыз, кылган изгелекләрегез кабул булсын!
Әгерҗе районы башлыгы Ленар НУРГАЯНОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев