Район имаммөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН Рамазанга кагылышлы сорауларга җавап бирде
Аллаһы Тәгалә Рамазан аен тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек белән каршы алырга һәм үткәрергә насыйп итсен!
Изге ай кайчан башлана? Ул ничек узачак? Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНга Рамазанга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
– Бәрәкәтле, бөек Рамазан барча гөнаһлардан арыну, рухи яктан чистарыну, рәхмәт, юмартлык һәм олуг мөмкинлекләр ае булып тора. 23 март – сәгадәтле Рамазан аеның беренче көне.
22 мартта ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла. 23 мартта таң беленгәнче уразага керергә тиеш булабыз. Ул көнне 3 сәгать 12 минутта сәхәр тәмам була, 17 сәгать 47 минутта авыз ачыла. 19 апрельдә – соңгы тәравих намазы. Уразаның соңгы көне 20 апрельгә туры килә. 21 апрельдә – Ураза бәйрәме.
Изге ай дәвамында Әгерҗе шәһәренең “Нур”, “Хәсән”, Чишмә авылының “Чишмә нуры”, Ямурза авылының “Илһам” мәчетләрендә Коръәнне хәтем кылу ниятләнә. Шул рәвешле изге китапны башыннан ахырына кадәр укып тыңлау бәхетенә ирешербез, ин шәә Аллаһ.
Пәйгамәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Ураза тоткан кешене ифтар кылдырсаң (ашатсаң), аның тоткан ураза савабы авыз ачтыручыга булачак һәм аның аркасында ураза тоткан кешенең әҗер-савабы кимемәс”, – дигән. Әлеге хәдискә таянып авылларда һәм Әгерҗедә ифтар ашлары оештырырга җыенабыз.
Авыл мәчетләрендә һәм йортларда ифтар ашларын оештыру буенча урындагы имам белән килешеп эш итәргә кирәк. Әгерҗе мәдрәсәсендә ифтар мәҗлесләрен уздыру графигы төзелеп, кардәшләребезгә үзләре теләгән көнне сайлап алу мөмкинлеге булдырылды. Бу уңайдан кардәшләребез “Нур” мәчете имам-хатибының гомуми эшләр буенча урынбасары Фәрит Гариф улына 89600480024 телефоны аша элемтәгә керә алалар. “Хәсән“ мәчетендә ифтар уздырырга нияте булган кардәшләребезгә Хәлим хәзрәткә (телефоны: 89600599642) шалтыратырга мөмкин.
Ифтар ашларын уздыру өчен ризыклата ярдәм итүчеләрнең булуы бик куанычлы. Кемдер кишер, чөгендер, кәбестә, бәрәңге, кемдер тозлаган әйберләр, кайнатма һәм бал китереп саваплы була. Савапны кул көче белән ярдәм итеп, ягъни ифтар ашына табын әзерләүдә һәм җыештыру эшләрендә булышып та эшләргә була.
– Габделкәрим хәзрәт, фитыр сәдакасы турында да аңлатып үтсәгез иде.
– Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, быел фитыр сәдакасының күләме – ??? сум. Зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга ??? сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаучыларга (аны башка вакытта да каза кылып үти алмасалар) һәрбер көн өчен ??? сум күләмендә фидия билгеләнде.
– Аллаһы Тәгалә Рамазан аен тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек белән каршы алырга һәм үткәрергә насыйп итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев