Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Район кулланучылар җәмгыяте ифтар мәҗлесе уздырды

Авыз ачу мәҗлесенә әлеге тармакта эшләп чыккан сиксәнгә якын ветеран килде

Ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар бер-бер артлы ифтар мәҗлесе уза торган залга үттеләр. Һәрберсенең йөзендә елмаю балкый иде. 

-    Изге Рамазан аенда хезмәттәшләр белән күрешү – үзе бәйрәм ул, - диделәр ветераннар. 

Район кулланучылар җәмгыятендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар саны – 120.

-    Мин 25 ел кибеттә сатучы булып эшләдем, - диде Әлфия апа Мортазина. – Хезмәт елларымны бик сагынам. Чөнки коллектив гомергә дус, бердәм булды. Бер-беребез белән очрашкач та сөйләшеп сүзләр бетми. Бүгенге мәҗлескә дә бик сөенеп килдек. Рәхмәт җитәкчеләребезгә безгә ихтирам һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен.

Райпо рәисе Рөстәм Ваһапов, ветераннарны сәламләп, аларга исәнлек саулык, бәхетле картлык теләде. 
Хәлим хәзрәт исә бөек айда, айларның солтаны булган Рамазанда ифтар мәҗлесе уздыру күркәм гамәл булуын ассызыклады. Шушы мәҗлесне оештырган Рөстәм Раил улына изге Коръән китабы бүләк итте. 

-    Ураза ае – иң хикмәтле айларның берседер. Барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләребезне сафландыру, үзебезгә якын булган кешеләрнең кадерен аңлау ае. Рамазан аенда  изге гамәлләрне мөмкин кадәр арттырырга кирәк. Бу айда коръән укыту, ифтар кылдыру, исем кушу, туганнар белән якынаю, бер-береңнән гафу үтенү... боларның бөтенесе дә иң яхшы гамәлләрдән хисапланыла, - диде Хәлим хәзрәт.

Мөселман кардәшләр авыз ачып, ахшам намазы укыганнан соң, табындагы сый-нигъмәтләрдән авыз иттеләр. 

-    Без бүген зур канәгатьләнү хисе кичерәбез. Рөстәм Раил улы, аның урынбасары Гөлсәрия Галирахмановага, пешекчеләргә, табын әзерләүчеләргә зур рәхмәт. Өлкәннәргә күрсәткән кадер-хөрмәтегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Эшләрегез уң, сәламәтлегегез нык булсын, - дип табын артына җыелучылар исеменнән олы рәхмәтен җиткерде Розалия апа Нәҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев