Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Рамазан ае ничек уза

Әлеге сорау белән район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Изге ай дәвамында Әгерҗедә ике мәчеттә дә, авыл мәчетләрендә, йортларда ифтар ашлары уза. Аларда тәрбияви вәгазьләр сөйләнә, күп итеп догалар, Коръән аятьләре укыла.
“Нур” мәдрәсәсендә дә көн саен 100 кешегә исәпләнгән ифтар ашлары уза. Аларны оештыруда, уздыруда игелекле кардәшләребезнең ярдәмен тоябыз. Әлфия апа Гайнуллина, Әлфия апа Мөхәммәдиева, Лариса апа Вахитова бик тәмле итеп ризык әзерлиләр. Табын корырга ярдәм итүче волонтер-кардәшләребез дә, аш узганнан соң җыештыручылар да бар, шөкер. Мәҗлесләрне уздыру өчен азык-төлекне Ринат-Зәкия Туганаевлар алып кайталар. Аларның барчасына да Аллаһының рәхмәте булса иде.
Рамазан аен мәдрәсә дип атыйбыз икән, бу айда вәгазьләнү, үзеңне тәрбияләү, иманыңны куәтләү тиешле. Бу нисбәттән мәдрәсәгә хөрмәтле кунаклар да чакырыла. Әйтик, шушы көннәрдә Удмуртия Диния нәзарәте мөфтие – якташыбыз Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин килде. Дин кардәшләребез аның вәгазен тыңлап хушландылар.
Инде Рамазан аеның соңгы атнасы башлана. 20 март көнне – Ураза гаете. Бу көнне 6.30 сәгатькә Аллаһ йортларына җыелырбыз, иншаллаһ. Вәгазьләнербез, догалар кылырбыз, Коръән укырбыз. 7.30 сәгатьтә Гает намазы укылачак.
Аңа кадәр фитыр сәдакасы тапшырыла. Быел аның күләме 200 сумнан башлана. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте сайтында тәфсилләп язылган. Фитыр сәдакасын гает намазына кадәр тапшыру тиешле.
Рамазан ае дәвамында кылган игелекләребезне, тоткан уразаларбызны Раббыбыз кабуллардан кылса иде. Изге айны ураза тотып, Коръән укып, мәчетләргә йөреп, төнлә намазга басып, сәдакалар таратып, гамәл капчыкларын игелекле гамәлләр белән тутырып уздырабыз икән, алга таба да шушы кыйблабыздан тайпылмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев