Районнан 60 кешелек делегация "Изге Болгар җыены"на барды
Райондашларыбыз тәэсирләре белән бүлеште
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Болгар шәһәрендә узган тантанада 20 меңнән артык кеше катнашты. Бәйрәм чарасына имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин җитәкчелегендә безнең районнан ике автобуста 60 кешелек делегация барды.
“Без әле дә изге урыннарда алган тәэсирләр йогынтысында яшибез. Һәм бу халәттән тиз генә чыгып та булмас”, – диләр райондашларыбыз. Сүз – бәйрәм чарасында булучыларга.
Фидания ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Тирсә авылы:
– Болгарга бару турында күптәннән хыяллана идем. Анда булып кайткан кем белән генә аралашсам да, “миңа бу бәхетле көн кайчан килер икән” дип уйладым. Ниһаять, авылдашларым Лилия Яхина, Рита Ильина, Фәридә Ардаширова белән бергәләп мин дә булдым изге җирләрдә! Гади генә бәйрәмдә түгел, юбилей уңаеннан дистәләгән мең кардәшебез, ил җитәкчеләре катнашкан тантанага бару насыйп булды. Алай гына да түгел, бу чара мине Арчада бергә укыган курсташым белән дә очраштырды. 1979 елда Арча педучилищесын тәмамладым мин. Бергә укыган сабакташларның кайберләре белән әле дә аралашып торабыз. Югары Ослан районыннан Дания дустым белән ватсап аша язышып торсак та, соңгы елларда күрешкәнебез булмады. Изге җирләр аның белән дә очраштырды, шөкер.
Яшермим: әле дә бәйрәм тойгылары йогынтысында яшим. Халык белән бер дулкында булып, телебез, динебез, гореф-гадәтләребезне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә тагын да ныграк төшенеп кайттым әлеге чарадан. Ил җитәкчеләренең гади халыкка Болгар җирләрен торгызуда күрсәткән ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерүләре күңелемә “сары май” булып ятты. Милләттәшләребез, Татарстаныбыз өчен кичергән горурлык хисләре әле дә күңелемне җылытып тора.
Чарада чит дәүләтләрдән килгән делегация вәкилләре дә бар иде. Аларны күргәч, күңелдән “Алар ничәмә-ничә мең чакрымнар үтеп изге җирләргә килгәннәр бит. Димәк, бу җыен – безнең өчен генә түгел, бөтен дөнья мөселманнары өчен зур вакыйга” дигән уй китмәде.
Бөтен җирдә чисталык хакимлек итүе, кешеләрнең ягымлылыгы, бер-берсенә дустанә мөнәсәбәте, өйдәге кебек рәхәт мохит, озын сүзнең кыскасы, барысы да бик ошады. Изге урыннарга яңадан бару теләге белән кайттым. Борынгы бабаларыбыз йөргән җирләрдә кабат булып, бөтен тарихи объектларны, андагы экспонатларны ашыкмыйча карап йөрисем, Ак мәчеткә кереп намаз укыйсым килеп калды...
Илсөяр ЗАРИПОВА, Кырынды авылы:
– Узган ел Болгар ислам академиясендә дини курсларда булырга туры килгән иде миңа. Дини гыйлемнәрне камилләштерүгә бик зур йогынты ясады әлеге курслар. Гыйлем таплау өчен бик яхшы шартлар тудырылган иде. Кардәшләрем белән көн саен Ак мәчеткә кереп намаз да укыдык, шөкер. Ә бер көнебезне Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы буйлап сәяхәткә багышладык. Экскурсоводыбыз бик яхшы булып чыкты. Җәмигъ мәчете, Ак пулат, Кара пулат, Хан төрбәсе, Кече манара, Хәтер тамгасы һәм башка корылмаларның барысында да булып, аларның тарихлары белән таныштык. Дөньядагы иң зур Коръән китабын да күрдек, “Икмәк музее”на да кердек. Аңа кадәр дә изге Болгар җирендә берничә тапкыр булганым бар иде. Авылдашларыбыз өчен Болгарга сәяхәтне үзебезнең дә оештырганыбыз булды. Әмма борынгы бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән урыннарга ничә тапкыр гына барсаң да туйдырмый икән. Бу юлы тантанага баргач та моның шулай икәнлегенә кабат инандым. Халык күп булса да, чараны тамаша кылыр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган: ике якта – зур экраннар, алар аша җитәкчеләрнең чыгышын карадык. Уртада – сәхнә. Ул танылган сәхнә осталары тарафыннан яңгыраган мөнәҗәтләрне, башка төрле рухи музыканы тыңлау мөмкинлеге бирде. Дөрес, һава торышы салкын булуы һәм вакыты-вакыты белән яңгыр явып китүе бераз кәефне төшерде төшерүен. Әмма боларның берсе дә изге җирләрдә алган рухи канәгатьлек хисләрен киметә алмады.
Фирдәвес УРАЗМАНОВ, Яңа Бәзәкә авылы:
– Без Болгар шәһәрендә узган тантанага җәмәгатем Зәнфирә, күршебез Гөлфия белән бергәләп бардык. Изге җирләргә әле беренче сәяхәтебез генә бу. Әмма соңгысы булмас дип уйлыйм. Чөнки бу сәфәр борынгы бабаларыбыз тарихы белән кызыксынуны тагын да арттырды.
Бернинди арттырусыз әйтәм, күңелгә ниндидер аңлата алмастай рәхәтлек бирә ул җирләр. Никадәр җәяү йөрелсә дә, аяк авыртуын да тоймадым. Анда кемнәрне генә күрмисең: яшь балалар белән килүчеләр дә бар, коляскалы инвалидлар да очрый, чит ил вәкилләре дә күп. Моңарчы зәңгәр экраннан гына күргән Равил хәзрәт Гайнетдин, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин кебек хөрмәтле дин әһелләрен якыннан күрү дә җанга рухи көч өстәгәндәй булды. Изге урыннарда булган һәркем үзенең тамырлары, нәселе турында уйлангандыр. Бәлки, кем өчендер бу сәяхәт динебезгә тагын да якынаю өчен бер сәбәп булгандыр. Кыскасы, мондый изге урыннарга сәяхәтләр бик уйландыра икән.
Изге җирләргә баруны оештырган район мөхтәсибәтенә, имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәткә, автобус белән тәэмин иткән район җитәкчелегенә зур рәхмәт. Автобус шоферы Алексейга сәяхәткә баручылар исеменнән – аерым рәхмәтебез. Аның кешелеклелеге, һәр кешегә булган ихтирамлы мөнәсәбәте, чыннан да, олы рәхмәт сүзләренә лаек. Без автобуста 43 кеше бардык. Мин җаваплы итеп билгеләнгән идем. Бер-беребезне югалтмыйча, ерак сәфәрдән исән-имин йөреп кайттык, шөкер. Бу сәфәр безне тагын да берләштерде дияргә дә була. Изге Болгар җирләрендә кабат булып, борынгы бабайлар йөргән юллардан тагын узарга язсын. Бу – әлеге сәфәрдә булган һәр дин кардәшебезнең изге теләгедер.
Дания АБЗАЛИЕВА әзерләде.
Фото “Татар-информ“
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев