Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Ремонттан соң "Хәсән" мәчете ялт иткән

Ремонт декабрь аенда башланган

Гыйбадәт йортына “Йә, Раббым, миңа Рәхмәт ишекләреңне ач һәм Рәхмәт хәзинәләреңне чәч“ диеп аяк басу белән үзгә дөньяга чумасың, мәшәкатьләр онытыла, җаныңа тынычлык иңә. Матур гөлләр үсеп утырган “Хәсән“ мәчетендә дә – шундый мохит.

Биредә мәчеттә җыелган хәер­сәдака акчаларына дүрт ел элек заманча тәһарәтханә төзелгән. Киенү­чишенү бүлмәсе дә ремонтланган. Кухня өчен җиһазлар алганнар.

Шунысын да әйтергә кирәк, хәер­сәдака акчаларын мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә китерәләр икән. Дин кардәшебез Рамилә Демина иртәнге тугызынчы яртыдан көндезге сәгать икегә кадәр сәдака китерүчеләрнең бакыйлыктагы якыннары рухына дога кылып тора.

Узган елның декабрендә хәер­сәдака акчасы шактый җыелгач, янәдән ремонт эшләре башлап җибәргәннәр. Бу юлы мәчеттәге уку бүлмәсенең 
диварларын матур итеп тышлаганнар. Түшәме дә ремонттан соң ялт итеп тора. Мөнбәр дә замана таләпләренә туры килерлек итеп ремонтланган. Уку бүлмәсенә керү ишеге дә яңартылган.

– Декабрь аенда башланган ремонтны Рамазан аена кергәнче тәмамларга ниятләгән идек, шулай булып чыкты да. Ремонттан соң җыештырып та чыктык. Мәчеткә хәерсәдака бирүчеләргә, җиренә җиткереп ремонтлаган алтын куллы осталарга, җыештырган хатын­кызларга Аллаһының рәхмәте яусын, – ди “Хәсән“ мәчете имам­хатыйбы Хәлим хәзрәт Якупов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев