Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Сәдаканың иң яхшы төре нинди?

Сәдаканың иң яхшысы – үзең сәламәт булып, малыңны кызганып, фәкыйрьлектән куркып, тормышың дәвам итәчәгенә өметләнеп яшәгән вакытта бирелгәне

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында сәдака бирү турында аңлаталар.

Сәдаканың иң яхшы төре кайсысы?

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، قَالَ: جَاءَ رَجُلٌ إِلَى رَسُولِ اللهِ صلى الله عليه وسلم، فَقَالَ: يَا رَسُولَ اللهِ، أَيُّ الصَّدَقَةِ أَعْظَمُ؟ قَالَ: « أَنْ تَتَصَدَّقَ وَأَنْتَ ‌صَحِيحٌ ‌شَحِيحٌ ‌تَخْشَى ‌الْفَقْرَ وَتَأْمُلُ الْبَقَاءَ، وَلَا تَمَهَّلْ حَتَّى إِذَا بَلَغَتِ الْحُلْقُومَ، قُلْتَ: لِفُلَانٍ كَذَا، وَلِفُلَانٍ كَذَا، وَقَدْ كَانَ لِفُلَانٍ».

«Сәдаканың иң яхшысы – үзең сәламәт булып, малыңны кызганып, фәкыйрьлектән куркып, тормышың дәвам итәчәгенә өметләнеп яшәгән вакытта бирелгәне. Җаның бугазыңа җитеп, фәләнгә фәлән кадәр, фәләнгә фәлән кадәр, дип әйтеп ятуны көтмә. Һәм ул малларың чыннан да фәләнгә калачак». Сахих Мөслим, №1032. Сахих Бохари, №1419, Мүснәд Имам Әхмәд, №7159

Гаиләне һәм туганнарны мал һәм ризык белән тәэмин итү сәдака булып исәпләнә عَنْ جَابِرٍ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «ابْدَأْ بِنَفْسِكَ فَتَصَدَّقْ عَلَيْهَا. فَإِنْ فَضَلَ شَيْءٌ فَلِأَهْلِكَ. فَإِنْ فَضَلَ عَنْ أَهْلِكَ شَيْءٌ فَلِذِي قَرَابَتِكَ. ‌فَإِنْ ‌فَضَلَ ‌عَنْ ‌ذِي ‌قَرَابَتِكَ شَيْءٌ فَهَكَذَا وَهَكَذَا».

«Сәдаканы иң элек үзеңнән башла (малыңны үзеңнең ихтыяҗларыңа тот). Әгәр үзеңнән артып калса, гаиләңә, гаиләңнән артса, туганнарыңа, алардан да артса, үзеңә якын булуларына карап, калганнарга садака бир». Сахих Мөслим, 997

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев