Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Салагыш авылында Мәскәүнең “Татар штабы“ җитәкчесе Рөстәм Ямалиев ифтар ашы үткәрде (ФОТО)

Бердәм булып яшәүче зур нәсел вәкилләре килгән иде

Төрле җирләрдә гомер кичерсәләр дә еш аралашып, бердәм булып яшәүче зур нәсел вәкилләре Түбән Кама, Чаллы, Әгерҗе, Ижау, Сарапул калаларыннан, районыбызның Кичкетаң, Ямурза, Уразай, Красный бор авылларыннан килгән иде.

Рөстәм Фаиз улының Нурмөхәммәт бабасы мәдрәсәдә укыган бик абруйлы кеше булган. Аны “Шәкерт“ дип йөрткәннәр. 

– Без, шәкертнекеләр, бабамнар эшен дәвам итәргә тиешле икәнебезне һәрвакыт тоеп яшибез һәм бу юнәлештә кулдан килгәнчә изге гамәлләр кылабыз, – диде Мәскәүдә яшәүче игелекле эшмәкәр.

Ифтар ашыннан соң һәр кешегә  Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе, Мәскәү татарлары штабының 2021 елга календаре һәм күчтәнәчләр өләшенде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев